Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Әлки хәбәрләре” район газетасы редакциясе “Матур бакча” бәйгесендә җиңүчене планшет белән бүләкләде

Район газетасы оештырган "Матур бакча" бәйгесендә җиңгән Халидә Гобәйдуллина планшетка ия булды.

Газетабыз җәй айларында район халкы арасында "Матур бакча" бәйгесе оештырган иде. Авыл халкы бит бүген матурлыкка, камиллеккә омтыла. Күпләр өйләрен матурлап, йорт-җирләрен ялт иткән чисталыкта тоталар. Бакчалары аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән, фантазияне эшкә җигеп бизәлгән хуҗалыклар бихисап. Әнә шул матурлыкны мөмкин кадәр күбрәк кешегә күрсәтү, бер-береңнән өйрәнү, тәҗрибә уртаклашу максатын да күздә тотып, редакциябез соңгы елларда "Матур бакча" бәйгесе үткәрүне традициягә кертте. Быел бу бәйгедә 16 кеше катнашты. Аларның берсеннән-берсе күркәм бакча фотосурәтләре газетабызның сайтында урын алды. Ә бәйгегә йомгак ясауны газета укучыларга тапшырдык. Алар үзләре иң матур дип тапкан бакча өчен тавыш бирделәр. Җиңүчеләрне билгеләгәндә редакциянең фикере дә исәпкә алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев