Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки муниципаль район башлыгы Александр Никошиннан Яңа ел котлавы

Хөрмәтле райондашлар! Вакыт акрын үтә, әмма гомер тиз уза, дигән мәгънәле гыйбарә бар.

Чираттагы ел тәмамланып, менә-менә яңасына аяк басабыз дигән көннәрдә бу сүзләрнең ничек дөрес икәнлегенә кабат ышанасың. Бүгенге заман темплары кеше һәм аңа яшәү өчен бирелгән вакытны тагын да тизләтә бугай. Бу җәмгыять тормышына да кагыла.

Үтеп баручы елны ничегрәк яшәдек соң? Туган ягыбыз Әлки районы өчен нәрсәсе белән истә калыр ул? 2017 елга рәхмәтле булырга, уңышларыбызга сөенергә хакыбыз бар: быел без шактый зур эшләрне башкарып чыга алдык. Нигездә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгән төбәгебез өчен ел җайлы килде: уңайлы климат шартларына игенчеләребезнең, агрономия белгечләренең тырыш хезмәте дә кушылып, басу-кырларыбыздан 153,4 мең тонна бөртек үстереп һәм җыеп алдык. Кара туфраклы, уңдырышлы җиребезнең һәр гектары 38,9 центнер уңыш бирде.

Хезмәт сөючән терлекчеләребез дә алардан калышмады: унбер ай нәтиҗәләре буенча җитештерелгән сөт 53151тонна, ит 5240 тонна тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдән кергән акча 3,5 миллиард сумнан артып китте. Билгеле, илебез табынына керткән өлешебез инвесторларыбызның уңышлы эшчәнлеге белән бәйле икәнлеген дә онытмыйк.

Шунысы сөендерә: әлкилеләр үзләре дә елдан-ел активрак эшлиләр, тормыш итүдә мөстәкыйльлеккә өстенлек биреп, крестьян-фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары булдыралар, сәүдә, хезмәт күрсәтү, төзелеш материаллары җитештерү, йөк ташу кебек юнәлешләрдә эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр. Бүгенге көн шартларында моның өчен эшлеклелек кенә түгел, тәвәккәллек тә кирәк бит.

Төзүчеләребез уңышлары да мактауга лаек. Быел төп инвестецияләрне торак төзелешенә, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау объектларын, юл-транспорт структурасын төзү һәм ремонтлауга юнәлттек: Иске Камкада, Югары Әлморзада клуб, Түбән Кәчидә ФАП, спорт корылмалары, Чуаш Кичүе һәм Базарлы Матакта балалар бакчалары, үзәк хастаханәнең бала тудыру бүлеге һәм башка бик күп төзелгән һәм төзекләндерелгән бина-корылмалар халкыбызга хезмәт итә башлады. Шулай ук әлкилеләрне чиста су, ышанычлы элемтә белән тәэмин итү дә күпкә яхшырды.

Билгеле, ел буе эшләгәннәрне санап кына чыгу да бик күп урын һәм вакыт алыр иде. Шунысын әйтәсем килә: Әлки районының туктаусыз үсүе тормыш шартларының көннән-көн яхшырак, уңайлырак була баруы - барыбызның да үз урынында тырышып эшләве нәтиҗәсе. Барыгызга да рәхмәт моның өчен.

Хөрмәтле райондашлар! Тырыш хезмәтебез нәтиҗәләре, шатлыклы, ә кайчак күңелсез дә вакыйгалар, табу һәм югалтулар белән тутырып, 2017 елны тарихка озатабыз. Ә алда - өр-яңа ел. Аны без зур өметләр, олы ышаныч белән каршы алабыз. Тыныч һәм имин булсын 2018 ел, нәтиҗәле хезмәт, яңа уңышларга ирешү мөмкинлеге белән килсен ул. Гаиләләребездә бәхет, мәхәббәт, үзара ихтирам хөкем итсен. Күп итеп балалар тусын, Әлкинең киләчәге өчен алар безгә бик кирәк. Бәйрәм белән котлап, һәрберегезгә нык исәнлек, бәрәкәтле гомер, муллык телим. Хуш киләсең, Яңа 2018 ел, төкле аягың белән!

Александр Никошин Әлки муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев