Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки район башлыгы мөселманнарны ифтар мәҗлесенә чакырды. ФОТО

Мөселманнар өчен бу ай зур сынау һәм игелек кылу вакыты булды.

Алдагы еллардан аермалы буларак, районда быел ифтар ашлары күпләп уздырылды. Район хакимияте башлыгы Александр Никошин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев, башка якташ эшмәкәрләр исеменнән Базарлы Матакта, башка авылларда авыз ачу кичәләре уздырылды, аларда күп кеше катнашты.

23 июнь кичендә "Йолдызлык" кафесында район башлыгы Александр Никошин исеменнән ифтар ашы үткәрелде. Мәҗлескә район үзәгендәге өч мәчеткә йөрүчеләр, өлкәннәр, башка авыллардан чакрылганнар килгән иде. Аларны район башлыгы якынлашып килүче Ураза гаете белән ихластан котлады.

-25 июньдә бөтен мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп узачак. Шушы изге көн белән котлыйм сезне. Ураза аенда күп кенә игелекле эшләр эшләнде, кешеләр арасында гаделлек, юмартлык, мәрхәмәтлелек хөкем сөрде. Ислам дине һәрчак яхшылыкка, изгелеккә өнди. Үз мисалларында яшьләрне сабырлыкка, тырышлыкка өндәп тәрбияләгән өчен рәхмәт сезгә. Һәркайсыгызга сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, иман байлыгы, муллык, гаилә бәхете телим,-диде Александр Федорович.

Аннан сүзне район имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Сәлахиев алды. Ул Ураза ае белән бәйләп гыйбрәтле вәгазь укыды. Шулай ук башка кунакларның кайберләре дә Коръән сурәләре укыдылар. Вакыты җиткәч, авыз ачып ризык кабып куйдылар.

Табын мулдан әзерләнгән иде. Кунаклар рәхәтләнеп аралашып, сөйләшеп утырдылар, сый-нигъмәтләрдән авыз иттеләр. Сүз сорап алып сөйләүчеләр дә шактый булды. Озак еллар Базарлы Матакның "Актай" мәчетендә мулла булган, район мөселманнарын җитәкләгән Ислам ага Шәйхетдинов болай дип сөйләде:

-1992 елдан башлап районның имам-хатыйбы булып тордым. Район җиткчеләре һәр эштә ярдәм иттеләр. Авыл мәчетләренә йөрүчеләр белән һәрчак аңлашып, ярдәмләшеп эшләдек. Бүген дә олылыйлар, бәйрәм чараларына чакыралар. Зур рәхмәт барыгызга да.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Гомерен район икътисадын үстерүгә багышлап, тырышып хезмәт иткән ветераннарыбызның берсе Вагыйзь ага Сафин да сүз алды.

-Яңа хәзрәтебез Ирек Сәлахиевның вәгазен игътибар белән тыңладым. Бик мәгънәле, эчтәлекле, үтемле сүзләр сөйләде ул. Болай булса, киләчәктә дә төбәгебездәге 30 мәчет аңлашып, бердәм булып эшчәнлек алып барыр, яшь буынга динебезнең асылын аңлатып, рухи тәрбия бирүгә өлеш кертер,-диде ул.

-Район башлыгы Александр Федоровичка олы рәхмәт, ул безне бирегә җыеп сыйлады, үзе дә безнең белән мәҗлеснең башыннан ахырына кадәр булды. Җитәкчебезнең мөселманнарга хөрмәтен, ярдәмен һәрчак тоеп торабыз. Авыр һәм җаваплы хезмәтендә уңышлар насыйп булсын аңа,-диде Яңа Баллыкүлдән Габделхай ага Саматов.

"Актай" мәчете имамы Мөгаллим ага Сабиров та шушы теләкләргә кушылды:

-Бүгенге Ураза ифтарына нур өстенә нур кунды. Район җитәкчеләре нинди матур мәҗлес үткәрделәр! Бездә төрле дин тотучыларга бердәй хөрмәт бар, халкыбызны үзара дуслык, татулык берләштерә. Киләчәктә дә саклыйк шушы матур сыйфатыбызны.

25 июнь таңында сәгать өчтә барлык мәчетләрдә дә Ураза гаете башланды. Бәйрәмгә бик күп халык җыелды, читтән кайтучылар да аз түгел иде. Район башлыгы Александр Никошин Базарлы Матакның Мидхәт мәчетендә булды.

-Тоткан уразаларыгыз, кылган намазларыгыз кабул булсын, Аллаһы сораганнарыгызны бирсен. Тормышыгыз җитеш, илебез тыныч булсын иде. Барыгызга да сәламәтлек, күңел күтәренкелеге телим,-дип котлады мөселманнарны җитәкчебез.

Район башлыгының мөселманнарга котлавы "Әлки хәбәрләре", районның рәсми сайтында басылды. Билгеле, әлкилеләр бәйрәм белән бер-берсен дә котладылар, гает теләкләре җибәрүчеләр арасында мөселманнар гына түгел, православныйлар да бар иде. Бусы бигрәк тә күңелле, бер-беребезгә карата ихтирамны, хөрмәтне аңлата бит бу. Алга таба да шулай әйбәт күршеләр булып яшәсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев