Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки район ЮХИДИ бүлекчәсе җәяүлеләргә төнлә юлда йөргәндә киемнәрдә яктылык кайтаргыч элементлар кулланырга чакыра

Юлларда машиналарның бик нык күбәюе, хәрәкәтнең катлаулануы машина йөртүчеләрдән дә, җәяүлеләрдән дә саклык, уяулык, җаваплылык таләп итә. Бу шартларда балалар катнашында бәхетсезлек очраклары арту куркынычы үсә. Кызганычка каршы, юл фаҗигаләре нәтиҗәсендә кечкенә пассажирларның, җәяүлеләрнең гомере өзелә, гарипләнәләр. Җәяүлеләрнең үлеме белән тәмамланган очраклар ешрак тәүлекнең караңгы вакытында төнлә була. Машина йөртүче...

Юлларда машиналарның бик нык күбәюе, хәрәкәтнең катлаулануы машина йөртүчеләрдән дә, җәяүлеләрдән дә саклык, уяулык, җаваплылык таләп итә. Бу шартларда балалар катнашында бәхетсезлек очраклары арту куркынычы үсә. Кызганычка каршы, юл фаҗигаләре нәтиҗәсендә кечкенә пассажирларның, җәяүлеләрнең гомере өзелә, гарипләнәләр.

Җәяүлеләрнең үлеме белән тәмамланган очраклар ешрак тәүлекнең караңгы вакытында төнлә була. Машина йөртүче юлдагы кешеләрне алдан күреп өлгерә алмый. Мондый очракларда җәяүле киемендә яктылык кайтаручы элементлар булса, шофер юлчыны ерактан ук күрер иде һәм тиешле чарасын күрер иде.

Яктылык кайтаргыч элементлар махсус материалдан эшләнә. Алар машина фары нурын кире кайтара ала. Гадәттә "якын" ут белән баручы машина шоферы җәяүлене 25-50 метрдан күреп өлгерә, ә киемендә яктылык кайтаргыч элемент булган кеше 150-200 метрдан ук шәйләнә. "Ерак" яктылык белән килүче машина йөртүче мондый җәяүлене 350 метрдан күрә ала. Һәм аның карар кабул итү өчен 15-25 секунд вакыты була.

Хәзер юлда куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен күптөрле элементлар кулланыла. Аларны киемнең алдына да, артына да, уң һәм сул ягына да беркетергә кирәк - җәяүлене юлдагы теләсә кайсы шофер күрә алсын. Яктылык кайтаргычлар күбрәк булган саен, җәяүле дә яхшырак күренә.

Юл хәрәкәте кагыйдәләренең яңа басмасы караңгыда юл аша чыгучыларга һәм юлдан баручыларга киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булдырырга киңәш итә. Әгәр инде җәяүле авылдан читтәге юлда икән, бу киңәш таләпкә әйләнә. Аны үтәмәүчеләрне административ җаваплылыкка тартып кисәтү ясарга яисә 500 сумгача штрафка тартырга мөмкиннәр.

Рәис Сафин,

ЮХИДИның район бүлеге начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев