Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы призывниклары респубика хәрби комиссары Сергей Погодин һәм Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән очраштылар

Чакырылыш буенча армиягә китрәгә җыенучы егетләр һәм аларның әти-әниләре белән очрашып сөйләшү өчен районга республика хәрби комиссары Сергей Погодин һәм Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская килеп киттеләр. Очрашуда шулай ук Чистай, Спас, Аксубай районнары призывниклары да катнашты.

Генерал башта балалар иҗаты йорты фойесында район мәктәпләре хәрби-патриотик клублары оештырган күргәзмәләрне карады, укучылар белән аралашты, аларга илебез тарихы буенча сораулар бирде. Кызганыч, әмма үсмерләр хәрби комиссар алдында әллә каушап калдылар, әллә инде белемнәре чамалырак булды, генералның сорауларына төгәл җавап бирә алмадылар.

–Туган илебез тарихын бик яхшы белергә кирәк. Халкыбызның батырлыгына кагылышлы даталарны исегездә тотыгыз, үткәннәрне хөрмәт итәргә өйрәнегез. Шул чакта гына лаеклы кешеләр булып үсәрсез,–дип бераз соңрак укучыларны шелтәләп тә алды әле олы кунак.

Очрашуны район башлыгы Александр Никошин алып барды. Үзенең заманында Ерак Көнчыгышта хезмәт итүен, старшина дәрәҗәсен алуын искә төшереп, ул:

–Армия – үз-үзеңне тәрбияләү, тормышны өйрәнү мәктәбе, һәр ир-егетнең мактаулы бурычы. Безнең егетләр аны лаеклы үтиләр. Чакырылыш саен без районга җиткерелгән бирем буенча егетләребезне Россия Кораллы Көчләренә озатабыз. Аларның тиешенчә хезмәт итәселәренә ышанычыбыз нык,–дип әйтеп үтте.

Сәрия Сабурскаяны Татарстаннан хәрби хезмәткә алынучы егетләрнең икенче әниләре дип атарга була. Ул һәр яшь солдатның мәнфәгатьләрен яклап, илнең теләсә кайсы хәрби округына барырга, хезмәт һәм яшәү шартларын җайга салырга, кирәк икән, дәүләт, прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә әзер торган кайгыртучан ханым. Әлеге очрашулар да һәр елны аның башлангычы белән үткәрелеп килә бит.

–Булачак солдатларга хокукларын аңлату өчен оештырдык без үзебезнең мәктәп-лекторийны. Аларны 17 мең егет үтте. Безне игътибар белән тыңлагыз, сорауларыгыз булса, һич тартынмыйча бирегез, бүген сез аларга җавапны “беренче заттан” -  республика хәрби комиссарыннан ала аласыз бит!–дип ассызыклады Сәрия Харис кызы.

Ә Сергей Погодин армия турында тулы бер лекция укыды. Ул илнең саклану куәте хакындагы хикәясен экранда видеоязма белән тасвирлады, егетләрне кызыктырып, коры җир гаскәрләре, флот, авиациядә хезмәт итүчеләр карамагындагы корал һәм техника турында сөйләде, чакырылыш, контракт буенча, альтернатив хезмәтләр үзенчәлекләренә тукталды. Генерал солдатларның нинди шартларда яшәүләрен, ничек киенүләрен, хәтта көненә ничә грамм ит, май, яшелчә ашауларына кадәр әйтеп үтте. Очрашуга килгән егетләр аны тын да алмый тыңладылар. Мөгаен, егет-малайларның күбесе көчле танк, бронемашиналарны иярләү, самолет-вертолетлардан парашют белән сикерү, кыю диңгезче булу турында хыялланып утыргандыр.

Ә аны тормышка ашыру булачак солдатларның үз кулында. Бу хакта хәзерге вакытта Россия Кораллы Көчләрендә контракт буенча хезмәт итүче Игорь Зәйнуллин, Оренбургтагы безнең район шефлык иткән частьтән кайткан Данис Гарифуллин да кызыгырлык итеп сөйләделәр. Данисның:

–Армия мәктәбен һәр ир-егет үтәргә тиеш. Чөнки хәрби хезмәт кешегә рухи һәм физик ныклык бирә, үзеңне тиешенчә тотарга, туган якны яратырга өйрәтә бит,–дигән сүзләренә тагын ни өстичең?!

…Булачак солдатлар һәм ата-аналар игътибарына шуны да җиткерик:

18 майда 9.00-17.00 сәгатьләрдә кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил “кайнар линия” үткәрәчәк. Сорауларны 8(843)236-00-71 телефоны аша бирергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев