Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы авылларында халыктан җыелган үзара салым акчасына бик күп эшләр башкарыла

Быел халыктан җыелган үзара салым акчаларына районыбыз авыл җирлекләрендә күп төрле эшләр эшләнде.

Хәзер инде авыл кешеләре дә әлеге салым хисабына торак пунктларда булган уңай үзгәрешләрне күреп, аның әһәмиятен аңлыйлар. Күп кенә авыл җирлекләрендә үзара салымны җәй айларында ук җыеп, шуңа бер сумга дүрт сум исәбеннән дәүләт субсидиясен алып, хәйран гына эшләр башкарырга өлгерделәр. Кайбер җирлекләрдәге шул эшләргә күз салыйк әле.

Әнвәр Рәхимҗанов, Үргәгар авыл җирлеге башлыгы:

-Безнең авылда халык үзара салымны инде июнь аена ук тулысынча тапшырды. Тупланган акчага хөкүмәттән дүртләтә субсидия дә кайтырга өлгерде. Хәзер без әлеге средстволарга "Әлки ПМК-мелиорация" оешмасы ярдәме белән Зинәтулла Исхаков урамында юлларны ремонтлыйбыз. Бер чакрымга сузылган бу урам уртасына куәтле ике бульдозер юл полотносы күтәрде. Аннан шунда буеннан-буена ком ташып куйдык. Көннәр коры торганда шул комны әйбәтләп җәеп тә куярбыз. Бу эшләр өчен 230 мең сум акча күчердек. Авыл уртасында клуб каршында ял паркы ясадык. Монда район "Энерготехсервис" җәмгыяте зур ярдәм итте. Паркның тирәсе тотып алынды, яктырткыч лампалар эленде. Утыргычлар да кайтты, тиздән аларны урнаштырырбыз. Бер урамда 60 нчы еллардан калган корыч суүткәргечләр бар иде. Тишелгәч ямый алмый аптырадык шуларны, Шунда район коммуналь челтәрләре 170 метр озынлыкта яңа суүткәргеч салды. Тора-бара чишмәне ремонтларга, авылның иске зираты тирәсен тотып алырга планлап торабыз. Һәм болар барысы да үзара салым акчасына эшләнә!

Василий Павлов, укытучы, Түбән Кәчи авылы:

-Мин авылның Үзәк урамында яшим. Урамның безгә кадәрге өлешендә юлга таш җәелгән иде. Ә безнең якта язгы-көзге чорда автомобиль белән үтеп йөрүләре мең бәла булды. Җитмәсә минем өй каршында зур чокырлы урын да бар иде. Быел менә безнең урамга ком түшәп, вак таш җәеп куйдылар. Урамыбызда бөтенләй башка тормыш башланды. Хәзер без теләсә нинди һава торышында капка төбенә кадәр җиңел машина белән кайтып туктый алабыз. Авыл җирлеге башлыгы Михаил Елифановка бу эшләрне оештырган өчен рәхмәт. Авыл халкы да үзара салымны урамнарны төзекләндерүгә юнәлтергә карар кылып бик дөрес эшләде. Әле Түбән Кәчи авылы уртасына балалар мәйданчыгы да ясап куйдылар. Анда балалар өчен таганнар, атынгычлар, утыргычлар урнаштырылды. Ә Югары Кәчидә күлне чистартып, аннан чыккан балчыкны түбәнлекләргә ташый башладылар. Анысы да үзара салымга эшләнде.

Түбән Кәчи халкы авыл уртасыннан агучы Шия елгасы аша салынган күперне ремонтлаган өчен дә бик рәхмәтле. Бу да салым средстволары хисабына башкарылды.

Гөлнур Гарипова, китапханәче, Иске Салман авылы:

-Соңгы елларда Иске Салман җирлегендә үзара салым акчасына күп эшләр башкарылды. Быел да авылларыбыз тормышындагы мөһим мәсьәләләр шул юл белән хәл ителде. Әйтик, Иске Тахталыда узган ел зиратка кадәр юл салынган иде. Быел исә анда һәр язда шарлап су ага торган Урман урамындагы юлны күтәртеп ясадылар. Бу эштә "Әлки ПМК-мелиорация" ярдәм итте. Яңа Баллыкүлдә исә ял паркы төзелеп бетеп килә. Иске Салманда үзара салым средстволарына чишмә тирәләре төзекләндерелде, халыкны су белән тәэмин итү яхшырды. Былтыр Иске Тахталыга, быел Иске Салманга "Чиста су" программасына керү өчен проектлар да үзара салым хисабына ясалды. Кыскасы, башкарылган эшләр күз алдында. Әле бит шунысы отышлы: халыктан җыелган акчаларны хөкүмәт дүрт мәртәбә арттыра. Шулай булгач, үзара салымны хупларга һәм аны үзвакытында түләргә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, 19 ноябрьдә районның барлык авыл җирлекләрендә үзара салым кертү мәсьәләсе буенча бердәм референдум узачак. Халыктан җыелган үзара салым акчаларын нинди максатларда файдалану күздә тотылуы хакында авыл җирлекләре советлары карарлары күптән түгел район газетасында басылды ("Әлки хәбәрләре" , 2017 ел 4 октябрь).

Халыктан җыелган үзара салым акчасына хөкүмәтнең 1 сумга 4 сум исәбеннән субсидия бирү программасы киләсе елда да эшләячәк. Димәк, авылларга мөһим, көнүзәк мәсьәләләрен шул юл белән хәл итү мөмкин була.

Ноябрьдә узасы референдумда әлкилеләр актив катнашыр, авылда яшәү, эшләү шартларын яхшырту буенча үз теләкләрен белдерер дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев