Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы башлыгы Александр Никошин интернатта тәрбияләнүче инвалидларга күчтәнәчләр өләште

Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында 72 кеше тәрбияләнә. Инвалидлар декадасы көннәрендә алар янында район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Александр Никошин булып китте.

Ул өлкәннәр һәм инвалидларның хәлләрен белеште, яшәү шартлары белән танышты, күчтәнәчләр тапшырды.

-Бирегә килгәнче сезгә байтак тормыш сынауларын кичерергә туры килгәндер,-дип мөрәҗәгать итте район җитәкчесе интернатта тәрбияләнүчеләргә. -Яшь, сәламәт чагыгызда күбегез төрле тармакларда хезмәт иткән. Балаларга белем һәм тәрбия биргәнсез, кешеләрне дәвалагансыз, икмәк үстергәнсез, терлекчелектә эшләгәнсез. Шуңа сезгә бүген олы хөрмәтләремне җиткерәм.

Аннан Александр Никошин мөмкинлекләре чикләнгән 47 кешегә "Бердәм Росия" партиясенең җирле бүлекчәсе исеменнән тәм-томнар тулы пакетлар өләште.

Биредә урын өстендә ятучы инвалидлар да бар- алар очрашу булган залга килә алмады. Александр Никошин аларның һәркайсының бүлмәсенә кереп сөйләште, савыгуларын теләде, күчтәнәчләр бирде.

Бер уңайдан район башлыгы интернатка өстәп бирелгән корылманы да карады. Биредә тагын җиде бүлмә булдырылган, спорт залы ясалган. Интернат җитәкчесе Евгений Васяйчев әйтүенчә, спорт залындагы җиһазлардан биредә яшәүчеләр теләп файдаланалар. Александр Никошин бу залга тагын берничә спорт җиһазы урныштырырга кирәклеген әйтте. Бу мәсьәләдә интернатка ярдәм күрсәтергә тырышырбыз, диде.

Бу көнне интернатта бәйрәм рухы озак дәвам итте. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре биредә тәрбияләнүчеләрне күңелле концерт белән шатландырдылар. Алар хәрәкәтләнә алмаучы авыруларның бүлмәләренә кереп тә җырлар башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев