Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы башлыгы Александр Никошин район халкын Ватанны саклаучылар көне белән котлый

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән әлкилеләрне муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин котлады. "Ватанны саклаучылар көне - иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Илебезнең иреге һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән каһарманнарның батырлык үрнәкләрен халкыбыз кадерләп саклый, хәзерге вакытта дәүләтебезнең бәйсезлеген, милли мәнфәгатьләрен, кешеләрнең тынычлыгын һәм иминлеген саклаучыларга зур ихтирам...

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән әлкилеләрне муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин котлады.

"Ватанны саклаучылар көне - иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Илебезнең иреге һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән каһарманнарның батырлык үрнәкләрен халкыбыз кадерләп саклый, хәзерге вакытта дәүләтебезнең бәйсезлеген, милли мәнфәгатьләрен, кешеләрнең тынычлыгын һәм иминлеген саклаучыларга зур ихтирам хисе белән карый.

Иң беренче чиратта бәйрәм котлауларын дәһшәтле сугыш елларында илебез азатлыгын яклаган Бөек Ватан сугышы ветераннарына юллыйм. Без аларның батырлыгы белән горурланабыз, аларга чиксез ихтирамыбызны белдерәбез.

Бүген илебезнең үсеше, халыкара абруе башлыча Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең куәтенә, хәрби хезмәткәрләрнең профессиональ осталыгына бәйле. Бу мөһим эшкә райондашларыбыз да үз өлешен кертә. Әлки ир-егетләре Ватан алдындагы изге бурычларын намус белән үтәп киләләр. Бүген армия сафларында хезмәт итүче райондашларыбыз хакында да әйбәт хәбәрләр генә алабыз.

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да бәйрәм белән ихластан тәбрик итәм. Һәркемгә сәламәтлек, иминлек, хезмәт уңышлары телим. Илебез күге һәрчак аяз булсын, иртәгесе көнгә ышаныч белән карап яшик",-дигән сүзләр бар район башлыгы котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев