Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы башлыгы Чыршы бәйрәмендә 200 бала катнашты. ФОТО

30 декабрьдә Базарлы Матакта балалар иҗаты йортында район башлыгы Чыршы бәйрәме узды.

Анда район мәктәпләрендәге уку алдынгылары, төрле олимпиадаларда җиңүләргә ирешкән, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан 200 укучы чакырылагн иде.

Матур итеп бизәлгән чыршы янына җыелган балаларны район башлыгы Александр Никошин якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләде. Ул балаларга укуларында уңышларга ирешүләрен, ә мәктәпне тәмамлагач, күңелләренә якын булган һөнәрләр үзләштереп, районыбызга кайтып эшләүләрен теләде.

- Бүген районыбыз авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү буенча зур үсештә. Әмма безгә агрономнар, ветеринария табиблары кебек белемле белгечләр җитешми, - диде Александр Никошин. - Ә авылларда тормыш елдан-ел яхшыра бара - юллар төзелә, спорт корылмалары ачыла, социаль объектлар сафка баса.
Аннан Чыршы бәйрәмендә катнашучылар истәлеккә күпләп фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев