Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы башлыгы урак батырларын хезмәт уңышлары белән котлады

Район башлыгы Александр Никошин иртәнге сәгатьләрдә кырга барып, суктыруда эшләүче алдынгы комбайнчыларны хезмәт уңышлары белән тәбрикләде, кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Районда бөртеклеләрнең 45 проценты җыеп алынды. Урак барышы буенча без республикада өченче урында. Быел икмәк күкрәп уңды. Чын-чынлап сагындырган иде игенчелектә быелгыдай уңышлы ел. Көзге бодайдан урыны белән 60 центнерга кадәр...

Район башлыгы Александр Никошин иртәнге сәгатьләрдә кырга барып, суктыруда эшләүче алдынгы комбайнчыларны хезмәт уңышлары белән тәбрикләде, кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Районда бөртеклеләрнең 45 проценты җыеп алынды. Урак барышы буенча без республикада өченче урында.

Быел икмәк күкрәп уңды. Чын-чынлап сагындырган иде игенчелектә быелгыдай уңышлы ел. Көзге бодайдан урыны белән 60 центнерга кадәр бөртек чыга бит. Каерылып үскән шул игенне вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу - бүген көннең иң мөһим бурычы. Әлеге зур һәм гаять җаваплы хезмәт комбайнчы егетләребез җилкәсенә төшә. Шөкер, алар да үз бурычларын тирәнтен аңлап эшлиләр, һәр сәгатьне һәм минутны нәтиҗәле файдаланырга тырышалар.

19 август иртәсендә район башлыгы Александр Никошин иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән тырыш һәм булдыклы комбайнчыларга үзенең Рәхмәт хатларын һәм бүләкләр тапшырды.

Кыр батырлары хезмәтен шулай бәяләү, аларны алга таба да зур уңышларга өндәү "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты инициативасы белән эшләнә.

Район башлыгы иң элек "ВостокЗернопродукт" АҖ басуларында эшләүче егетләр янында булды. Биредә район комбайнчылары ярышында беренчелекне тотып, республика бәйгесендә дә алда баручы Андрей Захаров көзге бодай суктыра.

Андрей - туган ягының чын патриоты. Солдат хезмәтеннән кайткач, ул районда эшләп калырга дигән ныклы карарга килә. Комбайн штурвалы артында ул өченче ел хезмәт куя. Әтисе Сергей да бит гомерлек комбайнчы. Ә 23 яшьлек Андрей әнә республика күләмендә алдынгылар рәтендә.

Александр Никошин яшь механизаторга тырыш хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Район җитәкчесе бу уңышның башка комбайнчылар өчен дә үрнәк булырга тиешлеген билгеләп үтте. Андрей Захаровка Рәхмәт хаты һәм "Бердәм Россия" партиясе исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды. Егеткә җылы теләкләрен "Бердәм Россия"нең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Гөлшат Хәлиуллина, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Роберт Гадиев, Үзәк Әлки филиалы директоры Рафаэль Гыйльметдинов та җиткерделәр.

Аннан без "Хузангай" җәмгыятенә караган Кошки кырларында эшләүче комбайнчылар янында булдык. Җәмгыять җитәкчесе Евгений Чугунов та әлеге басуда иде. Биредә берьюлы 20 комбайн көзге бодай суктыруда эшли.

-Уңыш гектардан уртача 45 центнер чыга. Күп урында ул 60 центнерга кадәр җитә. Әмма июль аенда булган көчле җил һәм яңгыр шактый участокта игеннәрне җиргә еккан, алар башакларын тутыра алмаганнар,-ди Евгений Чугунов.

Биредә барлык комбайнчылар, бункер астыннан икмәк ташучы шоферлар алдында район башлыгы Александр Никошин Владимир Красновны хезмәт батырлыгы белән кайнар котлады. Владимир Вильямович гомерлек комбайнчы. Ул Татарстан Республикасының атказанган механизаторы дигән мактаулы исем йөртә. 57 яшьлек комбайнчы - хезмәттәшләре арасында иң олысы. Үзе әле егетләр сыман җитез, кулында ут уйнатырдай булдыклы ир.

-Без Әлки җирендә шундый игенчеләребез булуга горурланабыз. Башка комбайнчы-механизаторларның да сезнең үрнәктә эшләвен бик телибез,-диде Александр Федорович.

Эшчән, уңган кеше гадәттә бик тыйнак була. Владимир Вильямович та хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итеп:

-Коллегалар, ачуланмагыз инде мине аерым шулай зурлаганнарына. Без барыбыз да бердәй тырышабыз. Сезгә һәрдаим үзара ярдәмләшеп эшләгәнегез өчен зур рәхмәт,-диде.

Евгений Чугунов та:

-Безнең мактаулы комбайнчыларыбыз чынлап та күп, - дип билгеләп үтте. -Алга таба һәркем тиешле бәясен алыр. Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов та бит уракта үз премиясен булдырды. Иң алдынгы 200 комбайнчы 100 әр мең сум күләмендә акчалата бүләккә ия булачак. Мин әлеге алдынгылар исемлегендә безнең "Хузангай" комбайнчыларының да лаеклы төстә урын алачагына ышанам,-дип билгеләп үтте.

Һәм менә без, әле уңышка тулышып башын игән көнбагыш кырларын, әле биек булып үскән кукуруз басуларын артта калдырып, "Яшь көч" җәмгыяте биләмәләренә юл тоттык. Биредә безне "Яшь көч" җитәкчесе Фәнис Хәмитов, Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы Мансур Галиуллин каршы алдылар.

Басу кырыенда торган өч комбайн да эшкә тотынырга тулысынча әзер. Иртәнге чык кипшенүгә алар суктыруга керешәчәк. Әлеге кыр корабларының берсен иярләүче Ришат Әсәтовка Александр Никошин кайнар котлауларын җиткерде.

-Ришат, Сез, 1600 тонна бөртек сутырып, комбайнчылар ярышын әйдәп барасыз. Иң уңган республика игенчеләре арасында да сезнең исем булу һәммәбез өчен зур куаныч,-диде район башлыгы, аның кулын кысып бүләкләр тапшырганда.

Быел "Яшь көч"леләр бөртеклеләрне былтыргы белән чагыштырганда бермә-бер күбрәк үстерделәр. Шул игеннәрне бөртеген дә югалтмый җыеп алып амбарларга салырга язсын үзләренә.

Гомумән, "Яшь көч" инвестицияләр кертмичә сакланып калган бердәнбер хуҗалык бит районда. Бүген инде ул аягында нык басып тора. Билгеле, бу аның алыштыргысыз җитәкчесе Фәнис Хәмитовның булдыклылыгына, тәҗрибәсенә дә нык бәйле. Биредә барлык тармакларда белгечләр, ә иң мөһиме, тырышып хезмәт куючы механизаторлар бар.

Комбайнчылар арасындагы ярышка даими нәтиҗә ясала. Урак алдынгылары әле алга таба да макталыр, тырыш хезмәтләре өчен зурланыр. Табигать тә шундый кояшлы аяз көннәре белән игенчеләргә ярдәм итсен, урып-җыюны

вакытында һәм югалтуларсыз төгәлләргә мөмкинлек тудырсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев