Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы: Базарлы Матакның Үзәк ял паркында мемориаль зона, фонтан, кафе, воркаут һәм башкалар барлыкка киләчәк. ФОТО

Базарлы Матактагы Ленин бакчасы дип телгә кергән паркка 1965 елда нигез салына: авыл үзәгендәге шактый зур мәйданда Җиңүнең 25 еллыгына багышлап каен, учак агачлары утырталар. Агачлар үсә, биегәя, ябалдашлары куерып, каргаларның яратып оя кора торган урынына әйләнә. Бакча парк фкнкцияләренә ия булмый - биредә берничб җәяүле сукмагы һәм ике-өч скәмиядән...

Базарлы Матактагы Ленин бакчасы дип телгә кергән паркка 1965 елда нигез салына: авыл үзәгендәге шактый зур мәйданда Җиңүнең 25 еллыгына багышлап каен, учак агачлары утырталар.

Агачлар үсә, биегәя, ябалдашлары куерып, каргаларның яратып оя кора торган урынына әйләнә. Бакча парк фкнкцияләренә ия булмый - биредә берничб җәяүле сукмагы һәм ике-өч скәмиядән башка бернәрсә дә булмый диярлек. Шунлыктан яңа гасыр башында агачларны кисеп ташлап (бусы, бәлки) хаталы гамәл булгандыр, җәйге челләдә ышык күләгә бирүче каеннарның бер өлешен булса да калдырырга ярагандыр, мөгаен), биредә ял паркы төзүгә керештеләр. Бу эш берничә ел дәвам итә инде, һәм, ниһаять, Үзәк ял паркы (аны шулай дип атарга дигән тәкъдим бар) тиздән төзекләндерелеп бетәргә тиеш.

14 мартта район мәдәният йортында Базарлы Матакта яшәүчеләргә Үзәк паркта быел ниләр эшләнәчәге турында сөйләделәр. Башта район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча беренче урынбасары Сергей Балакирев Үзәк паркның авыл өчен әһәмияте һәм узган елда паркта башкарылган эшләр турында сөйләде. Төзекләндерүнең беренче чиратында сәхнә һәм тамашачыларга утыру урыннары, спорт мәйданчыгы, яңа өйләнешүчеләр өчен почмак, керү зоналары ясалган, ут, су кертелгән, утыргычлар, чүп савытлары алыштырылган. Әмма әле парк тиешле дәрәҗәдә түгел. Шуңа күрә очрашуга килүчеләрнең тәкъдимнәрен дә тыңлап үттек.

Район ветераннар оешмасы җитәкчесе Ришат Хәлиуллин:

-Парк матур һәм җайлы булырга тиеш. Аны бик уйлап эшләргә кирәк, гел-гел кире сүтеп-ясап торырлык булмасын. Район үзәгендә Хәтер аллеясы юк, Үзәк паркта моңа урын табасы иде,-диде.

Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рәис Галләмов паркның коймалары да матур булсын иде, дигән теләген җиткерде. Базарлы Матак урта мәктәбе директоры Луиза Абдрахманова әйтүенчә, сукмакларга салынган брусчатка арасына үлән үсеп теңкәгә тия икән. Мәктәп коллективы бит парк өстеннән шефлык итә, чистартып-карап тора. Эшне җиңеләйтү өчен брусчатканы технология таләпләренә туры китереп киредән җәясе иде, ди җитәкче. "Яшь гвардия- вәкиле Динә Абдрахманова паркка фонтан кирәк дип исәпли. Олеся Гобәйдуллина яңгырдан ышыклану урыннары юк, дип зарлана. Ул сәхнәнең дә чыгыш ясаучылар өчен уңайлы булмавын (үтәли җил, кием алыштыру өчен бүлмә юк, эскәмияләр җайсыз) әйтеп үтте. Ә Гөлсинә Мөхәммәтшина:

-Яңгыр түгел, кызу кояштан да качып булмый, ышык юк. Зур агачлар җитми паркка,-диде.

Очрашуга Үзәк паркның концепциясен һәм проектын эшләгән "Архитекторлар десанты" җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Вәлиуллин һәм баш архитекторы Айсылу Вәлиуллина чакырылган иде. Алмаз - Базарлы Матакта туып үскән, Казан төзелеш һәм архитектура университетын тәмамлаган егетебез, Айсылу - аның тормыш иптәше. Шуңа күрә бу эш алар өчен бик якын. Айсылу быел паркта ниләр эшләнәсен сөйләр алдыннан үзе дә моны әйтеп үтте.

-Үзәк паркта төзекләндерү эшләренең икенче чираты парк капкасы янындагы мәйданны, мемориаль зонаны, фонтанлы зонаны, мәгълүматлар стендларын төзүне, арт-объектлар урнаштыруны, воркаут мәйданчыгын җиһазлауны һәм ел әйләнәсе эшләячәк кафе төзүне күздә тота. Шулай ук тирны тышлау да планда,-диде Айсылу һәм боларның барысына аерым тукталып үтте. Архитектор әйтүенчә, мемориал зонада үскән агачлар утырту, минимализм стилендә һәйкәл, яшеллек мәйданчыгы булдыру күздә тотыла. Арт объект дигәннәре эчтән яктылык бөркеп торучы челтәрләнгән тимер торбалар булачак. Воркаут - тиктормас балалар өчен төрле биеклектәге турниклар җыелмасы.

-Фонтаннарның кульминациясе, ул тыныч сулыктан һәм берничә су баганасыннан торачак,-диде Айсылу.

Мәгълүмат стендларында, әйтик балалар рәсемнәре күргәзмәсе ясарга, халыкка кирәкле хәбәрләр урнаштырырга мөмкин булачак. Архитекторлар биредә барлыкка киләчәк кафены да кирәкле һәм урынлы булыр дип саный. Алар шулай ук паркны кышын ничек бизәү турында да кайгыртканнар - җыелма сүтелә торган чыршы, яктырткыч шарлар һәм башка бизәкләр үзәк паркыбызны кышын да бик матур итәчәк.

Алмаз Вәлиуллин очрашуда әйтелгән фикер-тәкъдимнәрне дә искә алачакларын әйтте. Ә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов, төзелеш һәм бизәү эшләре тәмамлангач, Базарлы Матакның Үзәк ял паркы биредә яшәүчеләрнең яраткан урынына әйләнер, дигән ышаныч белдерде. Казан архитекторлары тәкъдимнәре тормышка ашырылса, чынлап та шулай булыр әле…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев