Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы: ДОСААФ оешмасының IV отчет-сайлау конференциясе булып үтте

Күптән түгел район ДОСААФ оешмасының IV отчет-сайлау конференциясе булып үтте.

Биш елга бер уздырыла торган бу җыелышта район башлыгы Александр Никошин, республика ДОСААФ идарәсе рәисе Дамир Динниулов һәм башка җитәкчеләр, кунаклар чакырылды.

Оныткан-белмәгәннәргә бу хәрефләрнең нәрсә аңлатканын искәртеп үтик әле: ДОСААФ - армиягә, авиациягә һәм флотка ярдәм итүче ирекле оешма ул. Элек, совет заманында, ярдәм рәвешендә махсус чыгарылган марка сатып алыш та бар иде. СССР заманнарыннан сакланып калган бу оешманың хәзерге бурычлары үзгәрәк. Алар турында конференциядә оешма җитәкчесе Марат Хөснетдинов сөйләде. Ул соңгы биш елда оешма тарафыннан башкарылган эшләрне озак санады. Районда ДОСААФның 15 башлангыч бүлекчәсе дә бар икән, һәм алар нигездә мәктәпләр белән бергәләп укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирүне кайгырталар. Базарлы Матак урта мәктәбе һәм гимназиясе, Юхмачы, Чуаш Борнае, Түбән Әлки һәм башка мәктәпләрдә ДОСААФ оешмасы ярдәме һәм катнашы белән төрле очрашулар үткәрелә, секция-түгәрәкләр эшләп килә (отчет чорында 60 лап төрле чара үткәрелгән).

Ел саен Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов бүләгенә ату ярышлары уздырыла. Мондый төр ярышларны әзерләү һәм үткәрү өчен матди база булу да кирәк бит әле. Монысын кайгырта район оешмасы: мәктәпләргә дистәдән артык винтовка сатып алынган. Генерал-майор Булатов истәлегенә республика биатлон ярышларында, Ватан геройлары көнен, 9 Май - Җиңү бәйрәмен билгеләп үтүдә район ДОСААФ оешмасының шулай ук үз өлеше бар.

Оешманың һәрберебезгә мәгълүм эшчәнлеге - төрле категорияле машина йөртүчеләр әзерләү. Әйтик, узган елда "В" категорияле 51, СЕ" категорияле 22, "С" дан "Д" категорияле 6 йөртүче укытып чыгарганнар. Бу эшне тагын да нәтиҗәлерәк итү өчен матди-техник базаларын даими ныгытып торалар.

Машина йөртүчеләрне мәктәпләр дә әзерли, һәм моны алар ДОСААФ оешмасы ярдәме белән эшли. Узган елда автоклассларда 79 бала укып чыккан. Автоклассларда дәресләр сентябрьдә башланып, апрель ахырынача дәвам итә һәм "Яшь йөртүче" конкурсы белән тәмамлана. Ә Түбән Әлки мәктәбе командасы юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча Татарстанда беренче урын алуга ирешкән.

Машина йөртүчеләрне әйбәтләп әзерләү өчен яңа автодром төзелгән (моңа 1500 мең сум акча киткән), С дан Д га укыту өчен ПАЗ автобусы булдырылган, "Лада гранта" автомобиле, башка җиһазлар сатып алынгын.

Җитәкче докладын Яңа Салман мәктәбе директоры Альберт Мәхмүтов тулыландырды. Ул 2008-2009 нчы уку елыннан бирле үзләрендә автомобиль йөртергә өйрәтүче түгәрәк эшләп килүен әйтте.

-Руль артында үз укучыларыбызны күрү бик күңелле. Мәктәптән үк "права" һәм, димәк, һөнәр алып чыгу мөмкинлеге өчен ДОСААФ оешмасына рәхмәт,-диде ул.

Район пенсионерлар (ветераннар) оешмасы җитәкчесе Ришат Хәлиуллин, Чуаш Борнае мәктәбеннән Николай Филлипов шулай ук үз сүзләрен өстәделәр. Ә ДОСААФның республика идарәсе рәисе Дамир Динниулов район оешмасының яшьләр белән эшләү буенча Татарстанда лидерлар рәтендә икәнен билгеләп үтте.

Район башлыгы Александр Никошин исә болай диде:

-Оешманың эше күренә, уңышлар да бар. Әйтик, елына икешәр тапкыр безгә Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов килә, бу бит бик тә күңелле хәл. Мәктәпләрдә автомобиль йөртергә ике ел укыту шулай ук яхшы. Оешма идарәсе составына эчке эшләр бүлеге, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләрен кертү бик дөрес, яшьләр белән эшне киңәйтә төшегез. 9 Майны бәйрәм итүдә актив катнашасыз, рәхмәт. Хәйрия эшчәнлегегез дә хуплауга лаек. Һәрчак шулай актив булыгыз, балаларның физик әзерлеген ныгыту, яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча күбрәк эшләгез.

Конференциядә оештыру мәсьәләләре дә каралды. Оешманың иң актив хезмәткәрләре һәм ярдәмчеләренә район башлыгының Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре бирелде. Ә Дамир Динниулов район башлыгы урынбасары Рәшит Билаловны, Юхмачы мәктәбе укытучысы Андрей Романовны Мактау кәгазьләре белән бүләкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев