Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы эшмәкәрләре урам сәүдәсенә каршы чыгалар

Ашамлыклар белән урамда сату итүгә чик куелырмы? Ни өчен сорау зур булган агач материаллары үзебездә күбрәк җитештерелми? Әнә шул һәм көн кадагындагы бүтән мәсьәләләр хакында район эшмәкәрләр советының киңәйтелгән утырышында сүз барды. Аның эшендә район башлыгы Александр Никошин катнашты. Эшмәкәрләр советы 10 кешене берләштерә. Аның белән Гөлсинә Дәүлиева җитәкчелек итә....

Ашамлыклар белән урамда сату итүгә чик куелырмы? Ни өчен сорау зур булган агач материаллары үзебездә күбрәк җитештерелми? Әнә шул һәм көн кадагындагы бүтән мәсьәләләр хакында район эшмәкәрләр советының киңәйтелгән утырышында сүз барды. Аның эшендә район башлыгы Александр Никошин катнашты.

Эшмәкәрләр советы 10 кешене берләштерә. Аның белән Гөлсинә Дәүлиева җитәкчелек итә. Утырышка район үзәгенең эре эшмәкәрләре дә чакырылган иде.

Александр Никошин эшмәкәрләрнең бүген нинди проблемалар белән яшәвен белү, эшкуарлыкны үстерү буенча тәкъдим-фикерләрен ишетү өчен иң элек аларның үзләренә сүз бирде. "Чыгыш ясарга әзерләнеп килмәгән идек тә",-дисәләр дә, эшмәкәрләр әңгәмәгә актив кушылып киттеләр, сөйләшү-аралашу барышында аларны борчып, чишелешен көтеп торган күп кенә мәсьәләләр күтәрелде.

Әйтик, эшмәкәрләр республикадагы төрле проблемалар турында аз беләбез, күбрәк аңлату-таныштыру алып барып булмасмы, дигән тәкъдимнәрен җиткерделәр. Район башлыгы җаваплы службаларга республикадагы һәр тармак буенча грантлар, программалар турында район газетасында язмалар бирү бурычын куйды.

Александр Никошин эшмәкәрләрне күбрәк җитештерү белән шөгыльләнергә өндәде. Районда күп төзелешләр алып барыла. Төзелеш материаллары читтән кайтарыла. Агач материалларына, бигрәк тә тактага сорау бик зур. Аны районга Алексеевскидан, Балык Бистәсеннән ташыйлар. "Кызыл Шәрык-Агро" хәзер байтак терлекчелек фермаларын ремонтлый, аларга агач материаллары бик күп кирәк. Халык та өй, йорт тирәләрен төзеп, яңартып тора. Эшмәкәрләр такта ташып сату белән генә түгел, ә аның төрле үлчәмдәгесен ярдыру белән шөгыльләнсеннәр иде, дигән теләк әйтелде.

Урамда ачык һавада сәүдә итү хакында да сүз барды утырышта. Урам сәүдәсе хәзер шәһәрләрдә генә түгел, район үзәкләрендә дә бетеп бара. Урамда сату итү 90 нчы елларда, сәүдә системасы таралгач барлыкка килде. Ә хәзер инде сәүдә хезмәте күрсәтү шактый алга китте. Эшкуарларның күбесе үз кибетләрен ачып сату итәләр. Теләгән кешегә зур сәүдә үзәкләрендә уңайлы сату урыннары тәкъдим ителә. Әлеге биналарда буш павильоннар да җитәрлек.

Кайвакыт урамда ашамлыклар, бигрәк тә ит эшләнмәләре, сөт кебек тиз бозыла торган ризыклар белән сату итүчеләрне күреп аптырыйсың. Контрольлек итүче хезмәтләр кибетләрдәге суыткычларда тиешле температура булу-булмауны тикшереп йөри. Ә урамда ачык һавада, кояш астындагы азык-төлек өчен температура нормасын саклап була димени?!

Кыскасы, урам сәүдәсе Базарлы Матакта да акрынлап бетәргә тиеш, диелде район эшмәкәрләр советы утырышында.

Район башлыгы эшкуарларга авылларда файдаланусыз яткан биналарны үзләренә алып эшләрен киңәйтергә дә тәкъдим итте. Ә андый корылмалар һәр авылда диярлек бар.

"Яшь көч" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Фәнис Хәмитов:

-Район үзәгендә авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукцияне сату буенча махсус кибет ачасы иде,-дигән тәкъдим белән чыкты.

Александр Никошин әлеге кибетне Базарлы Матакның халык күп йөри торган урынында сайларга күрсәтмәсен дә бирде. Бу эш уңышлы тормышка ашырылса, сөт һәм ит ризыкларын, яшелчә һәм җиләк-җимешне үзебездә җитештерелгәнен, тазә (свежий) һәм сыйфатлысын алып ашый башларбыз әле.

Эшмәкәрләр советы утырышын кимендә һәр квартал саен "түгәрәк өстәл" формасында үткәрергә дип килешенде. Алдагы утырышларга эшкуарларны борчыган төрле мәсьәләләргә ачыклык кертү, хәл итү өчен җаваплы белгечләрне дә чакырырга булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев