Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы: Иске Камкада бакча ачылды, балалар булса мәктәбен дә ачарлар

Иске Камкада балалар бакчасы янә эшли башлауга халык бик сөенгән.

Авыл җыенында бу җәһәттән район җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре күп яңгырады. "Әгәр балалар булса, мәктәпне дә эшләтеп җибәрәбез",-диде район башлыгы Александр Никошин аларга җавап итеп.

Иске Камка балалар бакчасына бүген сигез сабый йөри. Өч авылдан торган җирлектә мәктәпкәчә яшьтәге 12 бала исәпләнә. Укучылар саны - 24. Иске Камка башлангыч мәктәбендә өч бала белем ала, калганнары Алпарга йөреп укый.

Соңгы елларда Иске Камка авыл җирлегендә күзгә ташланырлык шактый эшләр башкарылды. Узган ел Иске Камка клублы булды. Халык җыены да шул курчак өе кебек матур, затлы бинада узды.

Үзенең хисап чыгышында Фәргать Әкбәров халыктан сөт җыю мәсьәләсенә дә киң тукталды. Биредә бу эш гомер-гомергә тиешле югарылыкта оештырылды. Шушы зур булмаган җирлектә яшәүчеләр узган ел дәвамында 576 тоннадан артык сөт сатканнар. Моның өчен 7 миллион 620 мең сум акча алганнар. Уртача бер сыерга исәпләгәндә 3426 килограмм сөт тапшырылган дигән сүз. Ягъни бер баш терлек хуҗаларына сөттән 54 мең 817 сум табыш китергән. Бу районда иң зур күрсәткечләрнең берсе. Монда, билгеле, сөт җыючылар Рәмзия Гатауллинаның (Иске Камка) һәм Фәзилә Зәйнетдинованың (Карамалы) тырышлыгы зур. Алар бәйрәм дими, ял дими, теләсә нинди һава торышында халыктан сөтне җыеп, вакытында эшкәртүчеләргә озаталар.

Иске Камкадан Гөлнур Гыйбадуллина (15763 литр), Флера Гатауллина (14826), Фәния Сафиуллина (14100), Зәйтүнә Сәгыйрова (10201), Нурия Әкбәрова (9718), Карамалыдан Суфия Абдуллина (13625), Лилия Вафина (10547), Гүзәл Галләмова (8866), Гөлчәчәк Сафиуллина (8559), Фәния Низаметдинова (8771), Рәшит Яруллин (7391) килограмм сөт тапшыруга ирешкәннәр. Җыелышта аларга бүләкләр дә тапшырылды.

Иске Камка авылында былтыр 1600 метр озынлыкта яңа су трассасы салынган. Өч урынга янгын гидрантлары да куелган. Авыл җирлеге башлыгы бу эшне быел да дәвам иттерү буенча кайгыртып, чарасын күрә башлаган инде. Ә Карамалыда су мәсьәләсе тулысынча хәл ителгән.

Фәргать Әкбәров узган ел халыктан кергән үзара салым акчасының, шуңа дүртләтә күләмдә дәүләт биргән ярдәмнең нинди максатларда тотылуы хакында тиенен-тиенгә хисап ясады. Халыктан быел үзара салымны беренче кварталда ук түләүләрен сорады. Болай иткәндә салым хисабына тәгаенләнгән эшләрне җәй әйләнәсе башкарып куярга да мөмкин булачак. Әйтик, былтыр авылларда урам юлларын шактый төзекләндергәннәр. Быел аны дәвам итәргә ниятлиләр. Үз салымнары гына бу эшкә җитмәс дип, район җитәкчелегенә вак таш белән ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иттеләр.

Авыл җирлегендә үз тракторларын булдыру турында да күптән хыялланалар. Бу мәсьәләгә Александр Никошин шунда ук ачыклык кертте.

-Быел республика конкурсында катнашып, грант отарга мөмкинлегегез бар. Сезне шул рәвешле тракторлы итәргә тырышырбыз. Әмма ул техника белән инде күрше Үргәгар, Иске Чаллы җирлекләренә дә булышырга тиеш буласыз,-диде ул.

Иске Камкада һәм Карамалыда үткән җыеннарда халык үзен борчыган сорауларга ачыклык кертергә тырышты. Бер абзый, шикәр чиреннән интегүчеләрне район хастаханәсе глюкометр белән тәэмин итә алмасмы, дип кызыксынды. Бу сорауга ачыклык кертергә ышандырдылар. Бер ханым телефон элемтәсе мәсьәләсен күтәрде. Аның өе янындагы үткәргечләрне сыйфатсыз ялгап киткәннәр икән. Элемтәчеләр моны тиз арада төзәтергә вәгъдә бирделәр. Халык Карамалы авылында да клуб төзеп булмасмы дип хыяллана. Бу эш 2021 елга планлаштырыла, дип әйтелде.

Җыенда сүз алып барылган мәсьәләләрне йомгаклап, район башлыгы Александр Никошин чыгыш ясады. Ул җирлек башлыгы Фәргать Әкбәровның эшен югары бәяләде. Мондый тырыш һәм инициативалы җитәкче эшләгәндә авыл халкы алга таба да дәүләт программаларыннан һәм ярдәм чараларыннан файдаланып торачак, диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев