Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы приютында балаларны ашарга пешерергә, кием ямарга өйрәтәләр. ФОТО

Оясында ни күрсә, очканда шуны эшләр, дигән халык.

Балаларга тормыш тәрбиясе бирү турында бу мәкаль. Дөрес сүзләр, ул-кызларга һәр нәрсәдә үзебез үрнәк шул, сабыйлар бик тә күзәтүчән була. Әнисе, әтисе нәрсәне ничек эшли, шуны кабатлап, киләчәктә кирәк булачак күнекмәләрне аңына сеңдерә, өйрәнә.

Ә менә теге я бу сәбәпләр белән гаиләсеннән аерылган, балалар йортында, приютларда тәрбияләнүче малайлар-кызлар киләчәктә көн дә кирәк булачак эшләргә ничек өйрәнергә тиеш? Алар бит аш-ботканы ничек пешерергә, ертылган кием-салымны ничек тегеп-ямап куярга икәнне күрми. Бу балаларны әниләре бәрәңге әрчергә, камыр басарга, төймә тагарга өйрәтми…

Гаиләдән аерылган балаларны тәрбияләүдә әнә шул "бушлык"ны тутыру максаты белән "Каенкай" приютында "Бергәләп булдырабыз" дигән проектны гамәлгә ашыра башлаганнар. Дөрес, проект идеясы үзләренеке түгел, аны Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Өстән төшергән". Шулай да безнекеләргә афәрин: приют җитәкчесе һәм педагоглар бу башлангычны хуплап алып, тормышка ашырып та куйганнар.

Ә бит бу ансат түгел, күп нәрсә акчага килеп терәлә. Әйтик, приютта балаларны ризык әзерләргә өйрәтү өчен кухня булдырырга - плитә, өстәлләр, шкафлар, савыт-саба һәм аларны юу урыны булдырырга кирәк.

Балаларга акчаны каян алырга? Ярый әле, "Каенкай"ның һәрчак ярдәм итеп торучы игелекле дуслары бар. Бу юлы да аларга мөрәҗәгать иткәннәр. Рәхмәт эшмәкәрләргә, булышканнар: Рамил Галиуллин кухня шкафлары, Илфат Хәмәтшин плитә һәм савыт-сабалар, Марсель Хадҗиев савыт-саба алып биргәннәр. Хәзер балалар бик теләп шушы аш бүлмәсендә салатлар ясарга, ризык әзерләргә, өстәл сервировкаларга өйрәнәләр. Кухня серләрен аларга тәрбиячеләре Гөлчәчәк Нуруллина, Гүзәлия Закирова ача. Кызлар гына түгел, малайлар да бик теләп ашарга пешерергә өйрәнә икән. Алар 8 Март көнне кызларны үзләре ясаган салатлар белән сыйлаганнар.

Проектның тагын бер юнәлеше - "Тылсымлы инә". Исеменнән үк аңлашыла, ул балаларны тегәргә өйрәтүне күз алдында тота. Инәгә җеп саплап төймә кадау, ертылган-тишелгәнне ямап куя белү - тормышта бик тә кирәкле күнекмәләр. Ләкин "Каенкай"да инә-җеп белән генә чикләнмиләр. Күптәнге дуслары - Казандагы "Альпари" хәйриячелек фонды өч тегү машинасы бүләк иткән. Хәзер кызлар тәрбиячеләре Эльмира Насыйбуллина һәм Динә Хәйруллина ярдәмендә тегүче нигезләрен үзләштерәләр.

-Эшне теориядән башладык: җөйләрнең нинди булуы, тукымалар, тегү машинасы турында сөйләштек. Кызлар бик теләп тегәргә өйрәнәләр. Альбина Мусина, Катя Синякова, Фәридә Камалова көне буе тегеп утырырга әзер,-дип укучыларын мактый Динә Наилевна.

-Без шушы ике юнәлеш белән генә чикләнеп калырга җыенмыйбыз. Проектны көзгә кадәр гамәлгә ашырып бетерергә тиешбез. Яңа уку елына кер юу бүлмәсен җиһазларга, малайлар өчен агач эшләренә өйрәтү цехы ачарга планлаштырабыз. Бу юнәлешләрдә инде шактый эшләдек. Хәйриячеләр ярдәме белән эш кораллары, агачны көйдереп рәсем төшерү аппаратлары булдырдык,-ди приют директоры Айдар Хәлиуллин. Ә стационар бүлек мөдире Роза Хәмидуллина һәр юнәлеш буенча әзерләгән альбомнарын күрсәтә.

Балалар белән дә сөйләштек.

-Безгә кухняда эшләү бик ошый,-диде Саша Скопин алдына алъяпкыч яба-яба. Тегү машиналары белән дуслашырга өлгергән кызлар беренче эшләрен күрсәттеләр. Өйрәнәләр балалар, бу эшләр аларның үзләрен дә мавыктыра. Иң мөһиме киләчәк тормышларында кирәкле күнекмәләрне үзләштерәләр. Күлмәк төймәсе өзелеп чыкса, аптырап калмаслар. Проектның максаты да бит балаларны үз-үзләренә хезмәт күрсәтергә өйрәтү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев