Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы прокуратурасы искәртә: милек һәм алыш-бирешне теркәү документларын электрон төстә тапшырсаң, дәүләт пошлинасын кимрәк түлисең

Күчемсез милеккә хокукларга дәүләт теркәве үткәргәндә һәм юридик әһәмиятле алыш-бирешләр башкарганда дәүләт пошлинасы түләү каралган.

Әгәр документларны электрон төстә тапшырсаң, пошлина күләмен шактый киметергә була. Шунысы да бар: бу өстенлектән бары тик физик затлар, ягъни күчемсез милеккә үз хокукларын рәсмиләштерүче яисә милек белән алыш-биреш итүче гади гражданнар гына файдалана ала. Юридик затларга әлеге норма кагылмый.

Хокукка, хокуктагы өлешкә, аренда килешүенә, күп фатирлы торак йорт төзелешендә өлешләп катнашу килешүенә һәм башка шундый мөнәсәбәтләргә дәүләт теркәве үткәрү - бүген иң еш кулланыла торган дәүләт хезмәтләренең берсе. Әлеге теркәү гамәлләре өчен физик затларга 2000 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләү каралган. Ә инде кеше документларын электрон төстә тапшырса, дәүләт пошлинасын аңа 2000 сум түгел, ә 1400 сум гына түләргә кирәк булачак. Алай гына да түгел, документларны мондый ысул белән тапшырганда күчемсез милекне теркәү кыскарак срокта башкарылачак. Әйтик, төрле алыш-бирешләр гадәти тугыз көн урынына нибары бер көн эчендә башкарылачак.

Әнвәр Шакиров,

район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев