Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Өлки районы Сабан туенда атлар чабышында Талисман беренче килде. ФОТО

Соңгы елларда районда ат спорты белән максатчан шөгыльләнүчеләр барлыкка килде.

Дөрес, элек тә атларын Сабантуйга әзерләүчеләр бар иде ул. Әмма берара елына бер уза торган Сабантуйда ярыштыру өчен атлар җыю кыенлашты. Безгә Аксубай, Алексеевск, Спас районнарыннан, хәтта Казанның үзеннән атлар алып килеп чабышта катнаша башладылар. Ә үзебездә атлар саны нык кимеде, ярышка алып чыгарлыклары бармак белән генә санарлык калды. Чөнки чабыш атын асрау кыйммәткә төшә. Моның өчен ат белән җенләнү, чабышларның фанаты булу кирәктер. Менә шундый җаны белән бирелгән кешеләр бездә дә арта бара. Аларның төрле бәйгеләрдә район исеменнән катнашулары, җиңү яулап кайтулары хакында газетабызда язып торабыз.

ФОТОРЕПОРТАЖ

…Быелгы Сабантуйга һәр авыл җирлегеннән кимендә берәр чабыш аты кую соралды. Алдан төзелгән исемлек буенча ярышларда 24 ат катнашырга тиеш иде. Әллә көн яңгырлы булганга, аларның саны 14 тән артмады.

Ат чабышы билгеләнгән вакытында диярлек башланып китте. Тамашачылар трибунада урыннар алып, ипподром әйләнәсе тартылган киртә буйлап тезелешеп чабышлар башланганны түземсезләнеп көтә. Менә әлеге ярышларны эчтәлекле һәм кызыклы итеп алып баручы Рифкать Сәгъдиев тавыш көчәйткеч аша беренче стартны игълан итә. Иң элек ике төркемгә бүлеп авыл атларын узыштырдылар. Һәр ике төркемнән икешәр ат финалга чыкты. Рифкать аларның хуҗалары, атның кайдан булуы, яше турында әйтеп бара. Менә авыл атлары өчен финал ярыш. Беренче әйләнештә үк Чуаш Кичүе авыл җирлегеннән Талисман кушаматлы аты белән Олег Синкин алга ыргылды. Бу атны ярышларга хуҗасы - эшмәкәр Марат Гобәйдуллин әзерләгән. Икенче әйләнештә көндәшләрен күпкә артта калдырып Олег финишка килеп тә җитте. Икенче булып финиш сызыгын Борискинодан аты Орлик белән Ян Корбиков узды. Өченче урынны үзенең Буяны белән Татар Борнаеннан Радик Гәрәев яулады.

Ярымтокымлы чабышкылар арасында Базарлы Матактан Владимир Александров беренче, Түбән Әлкидән Салават Ишмуратов икенче, Иске Матактан Юрий Кулаков өченче урынны алдылар.

Юртаклар ярышы да бик кискен барды. Старт сызыгына дүрт юртак баскан иде. Беренче әйләнешне трибуна каршыннан яшен тизлеге белән узып киттеләр. Аннары без бик тә җентекләп кайсы юртакның ничек итеп дистанцияне үтүен, ашкынып алга ыргылуын күзәтеп тордык. Менә финишка беренче булып "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте данын яклаучы Сергей Лычников килеп җитте. Аның артыннан "Хузангай" җәмгыятеннән Гомәр Баһавиев финиш сызыгын үтте. Өченче урында Ниолай Сидоркин ("Алексеевскдорстрой"). Салманнан Рамил Галиуллинга дүртенче урын белән канәгатьләнергә туры килде.

Шундый матур бәйгедә катнашканнары, тамашачыга күңелле кичерешләр, ләззәт бүләк иткәннәре өчен ел дәвамында атларын карап торган, аларны ярышларга әзерләгән хуҗаларына гөрләтеп кул чаптык, рәхмәт белдердек. Чабышларда призлы урыннар алучыларга ун, сигез, алтышар мең сум акчалата бүләк тапшырылды. Ярышта катнашкан һәр ат хуҗасына истәлек итеп җылы юрганнар өләштеләр.

Безнең атлар күрше районнарда узасы Сабантуйларда, авыл көннәрендә дә катнашырлар һәм башкаларны артта калдырып, безне җиңүләре белән сөендерерләр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев