Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы: укучылар “Хузангай” җәмгыятендәге хезмәтләрне үз күзләре белән күрделәр

Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең өлкән сыйныф укучылары "Хузангай" җәмгыятенең җитештерү базасында сәяхәттә булдылар.

"Хузангай"- республикада авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча иң эре җәмгыятьләрнең берсе. Аларның бүген өч районда 50 мең гектар сөрү җирләре бар. Соңгы елларда хузангайлылар ит һәм сөт җитештерүгә дә алынды.

Биредә үстерелгән продукция эшкәртелеп, үз кибетләре аша сатып алучыларга тәкъдим ителә. Төрле өлкәләрдә аларның 570 сәүдә ноктасы эшли ("Звениговский" җәмгыяте белән берлектә).

Укучылар сыек май сыгу, аны шешәләргә тутыру цехында, пекарняда, он тарттыру тегермәнендә, ашлык саклана торган складларда булдылар. Ярмалар эшкәртү, аларны капларга тутыру процессы белән таныштылар.

Аннан балалар белән район башлыгы Александр Никошин һәм "Хузангай" җәмгыяте җитәкчесе Евгений Чугунов очраштылар. Алар малайларга-кызларга авыл җирендә дә күңелеңә ошаган һөнәрне сайлап, югары хезмәт хакы алып эшләү, бөтен уңайлыклар тудырылган өйләрдә яшәү мөмкинлеге турында сөйләделәр. Җитәкчеләр укучыларны мәктәпне тәмамлагач авыл хуҗалыгы өчен кирәкле профессияләр сайларга һәм үзебезнең районда яшәп калырга чакырдылар.

Авыл җирендә тырышып хезмәт куючыларга хөрмәт тә зур. Балалар каршында "Хузангай"ның алдынгы эшчеләренә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев