Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы ветераннарына юбилей медальләре һәм Хәйруллин фондыннан бәйрәм күчтәнәчләре тапшырылды. (ФОТО)

23 февраль - Ватанны саклаучылар көнендә Әлки районының Базарлы Матак авылында ветераннарга "1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшыру тантанасы булды. Әлеге югары бүләккә ия булган һәр ветеранны Хәйруллин фонды үз күчтәнәчләре белән сөендерде. Залда мул табын янында күкрәкләрен орден-медальләр бизәгән сугыш ветераннары, тылда фидакарь хезмәтләре...

23 февраль - Ватанны саклаучылар көнендә Әлки районының Базарлы Матак авылында ветераннарга "1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшыру тантанасы булды. Әлеге югары бүләккә ия булган һәр ветеранны Хәйруллин фонды үз күчтәнәчләре белән сөендерде.

Залда мул табын янында күкрәкләрен орден-медальләр бизәгән сугыш ветераннары, тылда фидакарь хезмәтләре белән җиңү көнен якынайткан абыйлар-апалар утыра. Дөрес, барлык чакырылган кунаклар да килә алмаган. Олы яшьтә булу, сәламәтлекнең какшавы үзен нык сиздерә шул.

Хөрмәтле ветераннарыбызны Ватанны саклаучылар көне белән район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин тәбрикләде. Аннан ул Россия Дәүләт Думасы депутаты, якташыбыз Айрат Хәйруллинның үтенече буенча ветераннарга аның бәйрәм котлауларын да җиткерде.

"1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" медальләрен Александр Никошин иң элек Бөек Ватан сугышы фронтларында фашистларга каршы көрәшкән ветераннар Лев Миндрюковка, Габделбари Фәсаховка, Әсәдулла Хисмәтовка тапшырды. Аннан тыл хезмәтчәннәре, ветераннарның тол хатыннары зал түренә чакырылып, аларның күкрәкләренә юбилей медальләре беркетелде.

Бу тантанада юбилей медальләре белән бүләкләнгән 103 ветеранга да Хәйруллин фонды күчтәнәчләре - тәмле ризыклар тулы пакетлар тапшырылды.

Ветераннарыбыз үзләрен шулай олылаганнары өчен хөкүмәтебезгә, район җитәкчеләренә, Хәйруллин фондына ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.

- 1944 елның 23 феврален мин аеруча яхшы хәтерлим,-ди сугыш ветераны Лев Яковлевич Миндрюков. -Без, армия хезмәтенә чакырылган 17 яшьлек егетләр, 23 февраль көнне хәрби присяга кабул иткән идек. Ватаныбызны явыз дошманнан азат итәргә дигән вәгъдәбезгә тугры булдык. Ни кызганыч, сугышчан иптәшләребезнең күбесе яу кырында ятып калды. Әмма безнең Кызыл Армия фашист илбасарларын тар-мар итте. Зур корбаннар бәрабәренә яуланган бу Җиңүнең кадерен белик. Күгебез һәрчак аяз булсын!

Тантанага килә алмаган ветераннарга юбилей медальләре һәм Хәйруллин фонды бүләкләре өйләренә барып тапшырылды.

Хәйруллин фонды вәкилләре Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләрне дә бәйрәм белән котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев