Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы Яңа Салмандагы “Каенкай” балалар приютында әти-әниләр белән укулар уздырдылар. ФОТО

Яңа Салмандагы "Каенкай" балалар приютында өч өлештән торган зур чара үткәрелде.

Башта шушы приютта вакытлыча яшәп торучы балаларның әти-әниләрен чакырып, алар белән укулар уздырдылар.
Нәби Дәүли исемендәге гимназия психологы Айгөл Фәхриева аларга сабыйларны тәрбияләүдә гаиләнең роле турында сөйләде, өлкәннәр һәм балалар арасында мөнәсәбәтләрне көйләү буенча киңәшләр бирде. Психолог "Курчак әни" дигән ролик та алып килгән. Эчтәлеге белән әллә нинди таш йөрәкләрне эретерлек итеп төшерелгән бу кыска гына фильм үз гаиләләрендә балаларына тиешле шартлар тудыра, назлап үстерә, кайгырта белмәгән яисә алмаган әниләрнең дә күзләрен яшьләндерде. Аннары Базарлы Матак мәктәбе психологы Ильмира Булатова ата-аналарга берничә күнегү чишәргә тәкъдим итте. Аның беренчесе башланган җөмләне дәвам итү иде. Әйтик, мин баламны яратам, чөнки ул … Һәр әни үзенең баласына җылы хисләре сәбәбен тезеп китте. Күрсәң, алар күп икән бит, балаларын приютта ятим сыйфатында яшәргә мәҗбүр иткән бу әниләр дә улларын, кызларын шулай ук яраталар. Тик ниндидер сәбәпләр (еш кына эчкечелек) аларны шушы нормаль кеше аңламаслык адымга этәрә.
Әти-әниләр белән әңгәмә тәмамлангач, ведомствоара социаль реабилитацияләү комиссиясе утырышы булды. Анда социаль яклау бүлеге җитәкчесе Альмира Ибәтова, опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Светлана Углева, эчке эшләр бүлекчәсенең балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспекторы Гөлнур Сәгыйтова, үзәк хастаханә поликлиникасының наркология кабинеты шәфкать туташы Равилә Әхмәтшина һәм башка комиссия әгъзалары катнашты. Приют психологы Любовь Королева приютка килгән беренче көннәрдә балалар һәм аларның әти-әниләре белән ничек эшләүләре турында сөйләп үтте. Халыкны социаль яклау бүлеге белгече Наталья Камалетдинова комиссия эшчәнлегенә нәтиҗә ясап бәя бирде, имин булмаган берничә гаиләдәге хәлләр белән таныштырды. Приютның стационар бүлеге мөдире Наталья Илюхина "Каенкай"да яшәп торучы балаларның җәйге ялы ничек оештырылуны тасвирлады.
Соңыннан "Каенкай" приютының попечительләр советы утырышы да үткәрелде. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова алып барды. Ул попечительләр катнашында гамәлгә ашырылучы "Бергәләп булдырабыз" проектының барышына бәя бирде. Һәр попечительгә шушы проектны гамәлгә ашыруда ярдәм итү йөзеннән эш кушылган иде. Мария Платонова хисап тотуны таләп итә башлагач, район мәдәният йорты директоры, локаль конфликтлар ветераннары оешмасы җитәкчесе Рөстәм Шәйхетдинов: "Минем мондый эшләр белән шөгыльләнергә вакытым юк!"-дип тузынып чыгып китте. Ә бит аңа әллә ни зур эшләр дә йөкләнмәгән: балаларны "Әфганнан Чечняга кадәр" вокаль-инструменталь ансамбль белән таныштыру, сәләтлеләрен шушы ансамбль чыгышларында катнаштыру һ.б.
Дөрес, фикер алышулар барышында шунысы ачыкланды: "Бергәләп булдырабыз" проектына бергәләп җигелергә тиешле башка попечительләрнең дә әллә ни мактанырлык эшләре күренми. Әйтик, район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге приютка ярдәм күрсәтүгә (мәсәлән, спорт инвентарьлары белән тәэмин итү) керешмәгән дә диярлек, бары бер тапкыр спорт чарасына балаларны чакырганнар. Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе Алексей Шувалов әйтүенчә, берничә үсмерне җәйге яллар чорына эшкә урнаштырганнар. "Әлки хәбәрләре" редакциясе ярдәмендә "Наша "Березка" дигән газета чыгарылган. Башкаларның исә күтәреп мактарлык ярдәмнәре сизелми. Ә бит 14 сентябрьдә "Бергәләп булдырабыз" проектының нәтиҗәләре буенча Казан вәкилләре катнашында киңәйтелгән утырыш үткәрү планлаштырылган. Әгәр попечительләр алга таба да шундый сүлпәнлек күрсәтсәләр, республика каршында бик нык кызарырга туры килмәгәе безгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев