Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы: Юхмачы җирлегендә үзара салым акчасына авыл юлларын төзекләндерәләр

Юхмачы авыл җирлеге советы быел беренче тапкыр халыкның үзара салым средстволарына урам юлларын төзекләндерү юнәлешен дә керткән иде. Җыелган акчага инде шактый төзелеш материалы сатып алынган. Ел башыннан бирле авыл халкыннан әлеге төр эшләр өчен 106,6 мең сум акча кергән. Мәгълүм булганча, Татарстан хөкүмәте халыкның бер сумы­на дүрт сум исәбеннән...

Юхмачы авыл җирлеге советы быел беренче тапкыр халыкның үзара салым средстволарына урам юлларын төзекләндерү юнәлешен дә керткән иде. Җыелган акчага инде шактый төзелеш материалы сатып алынган.

Ел башыннан бирле авыл халкыннан әлеге төр эшләр өчен 106,6 мең сум акча кергән. Мәгълүм булганча, Татарстан хөкүмәте халыкның бер сумы­на дүрт сум исәбеннән өстәп субсидия бирә. Шул рәвешле урам юллары төзелеше өчен тупланган ярты миллион сум акча вак таш сатып алу өчен күчерелгән. Тиздән бу төзелеш материалын ташып куярга җыеналар. Юхмачы авыл җирлеге башлыгы Рамис Сәлахов әйтүенчә, әлеге таш урам юлларын ясау өчен фай­даланылачак.

Ә киләсе елга авыл юлла­рын ясауга тагын да күбрәк сумма - бер кешедән елга 315 сум билгеләргә булганнар. Референдумда халык моны хупласа, авылларда тагын да күбрәк юлларны төзекләндерә алачаклар.

Шулай ук Юхмачы җирлегендә халыкны су белән тәэмин итү юнәлешендә дә быел күп эшләр башкарыл­ды. Әйтик, җирлектә дүрт су башнясы булса, шуның өчесен быел буяттылар. Бу эшләр өчен үзара салымнан кергән 40 мең сумга якын акча тоты­лган. ПМК территориясендәге башня бик искергән иде. Аны әйбәтләп ремонтлату тагын 40 мең сумга төшкән. Юхмачы һәм Түбән Әлморза авылла­рына "Чиста су" программасы буенча су үткәрү проектларын ясатуга 99 мең 900 сум акча тотыла. Халыкны су белән өзлексез тәэмин итү өчен за­пас насос, төрле материал­лар сатып алына. Бу максатка билгеләнгән акчаның запаста әле тагын 100 мең сумга якы­ны бар.

Урам утларын ясау буен­ча халыктан 70 мең 300 сум үзара салым җыелган. Моңа дәүләт субсидиясе дә кушыл- гач, әлеге акча дүртләтә арта. Нәтиҗәдә "Энерготехсервис" җәмгыятенә, авыллар урамна­рында төрле эшләр башкар­ганнары өчен исәп-хисап ясап, 146 мең 104 сум акча күчерелә. Урам утлары өчен тотылган электр энергиясенә 174 мең 563 сум түләнгән. Ел ахырына кадәр урам утлары өчен тотар­га тагын 151 мең 800 сум акча запаста тора.

З и р а т т и р ә л ә р е н т ө з е к л ә н д е р ү һ ә м территорияләрен тәртиптә то­туга халык үзара салымны ак­тив керткән. Бу акчага өч авыл - Юхмачы, Югары Әлморза, Түбән Әлморза зиратларын­да күп эшләр башкарылган. Аларның тирәләрен тотып алу­га, Юхмачыда әле моңа өстәп гыйбадәт йорты төзелешенә (90601 сум) шактый акча то­тылган. Зиратны тәртиптә тоту өчен төрле эш кораллары са­тып алынган. Бу эшләр барысы да авыл картлары, халык белән киңәшләшеп башкарылган.

Күптән түгел Юхмачы авыл җирлеге башлыгы үзара салым средстволарына башкарылган эшләр буенча халык каршында хисап тотты. 19 ноябрьдә үтәсе референдумда да җирлектә яшәүче халык алдагы ел өчен үзара салым кертү програм­масын яклап тавыш бирер дип ышанасы килә. Әйткәнебезчә, 2018 елда әлеге салымның күп өлеше авыл юллары төзелешенә юнәлтеләчәк. Шулай ук урам­нарны яктыртуга (100 сум), суүткәргечләрне төзек тотуга һәм яңаларын ясауга (100 сум), чүп-чар җыю һәм урнаштыруга (85 сум) тотылачак чыгымнар исәпләнгән. Бер кешедән үзара салым елга 600 сум тәшкил итә.

Иң мөһиме, хөкүмәтнең үзара салымга өстәп түләү про­граммасы эшләсен. Ул вакыт­та авылларыбызда халыкның яшәү шартлары тагын да ях­шырыр, уңайлыклар артыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев