Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районына “Бизнес–десант” килде

Эшмәкәрлек белән шөгыльләнү һич тә ансат түгел.

Дөрес, үз эшен булдырырга, үз көнен үзе күрергә ниятләгән кешедә кыюлык та, хезмәт итә белү дә җитәрлектер ул. Ә менә юридик һәм финанс белемнәр, закончалык буенча хәбәрдарлык аксый, билгеле. Монда инде эшмәкәрләргә төрле өлкәләрдәге белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кала. Ләкин бит әле аларны кайдан табасың?

"Интернеттан!"-диләр район эшмәкәрләре белән очрашуга килгән "Бизнес-десант" егетләре. Сөйләшү, аралашу, төрле проблемаларны уртага салып киңәшләшү өчен "Актай" кафесына чакырылган Әлки эшмәкәрләренә алар (белгечлекләре модератор дигән яңа сүз белән атала) интернет челтәрендәге мөмкинлекләрне ачып күрсәтергә тырышытылар.

Әмма башта авыл бизнесменнарына район башлыгы Александр Никошин мөрәҗәгать итте. Заманында район салым учреждениесендә эшләгән кеше буларак, эшмәкәрләрне ниләр борчыганын бик яхшы белә икән ул.

-Бүген салым хезмәте генә түгел, бик күп органнар, тулы бер система эшмәкәрлекне үстерүгә булышлык күрсәтә. Ә менә ул ярдәм нинди булырга тиеш - анысын сездән ишетәсебез килә. Кемдер, бәлки, булышмасагыз инде, комачауламагыз гына дияр. Алай үз эчеңә бикләнү дөрес түгел. Бәлки, кемдер эшегезне үстерүгә аяк чала яисә нигезсез тикшерүләр белән теңкәгә тия. Арагызда әле яңа гына бизнес белән шөгыльләнә башлаган кешеләр дә бар. Безнең бурыч - аларга аякка басарга ярдәм итү. Башлап карадым, булмады, инде ташлыйм килеп чыкмасын,-диде ул.

Александр Федорович эшмәкәрләрнең район иіътисадын үстерүдәге роленә югары бәя бирде. "Үзебездә җитештерелгән товарны үзебездә үк сатырга кирәк, әлкилеләр ни белән шөгыльләнгәнегезне күрсеннәр",-дип, моның өчен рекламаны эшкә җигәргә, районның рәсми сайтыннан, район газетасыннан киңрәк файдаланырга киңәш итте.

-Сезнең белән очрашуга килгән белгечләр бик күп яңа нәрсәләр турында сөйләрләр. Бер урында таптанып тормыйча ничек алга барырга? Аларның киңәшләренә колак салыгыз,-диде ул һәм үзе дә "Бизнес-десант" сессиясе модераторы Константин Бахмутовны бирелеп тыңлап утырды.

Ә Константин, "үгезне мөгезеннән алып", сүзенең башында ук кайбер эшмәкәрләрнең теңкәләренә тигән тикшерүләр турында нәрсәне белергә, аларга ничек әзерләнергә кебек сорауларга җавап бирә башлады.

-Әйтегез әле, кайсыгызның квалификациялы юристы бар?-дип сорады ул залда утыручылардан. Ике-өч кеше кул күтәрде.

-Юристыгыз юк икән, сезгә "Проверенный бизнес" сайты ярдәм итәчәк,-диде егет һәм, компьютердан экранга чыгарып, әлеге сайттан файдаланырга өйрәтте.

-Мондый прокт Россиядә беркайда да юк. Менә тагын бер сайт - "Бизнес-новигатор" (smbn.ru). Ул үз эшен башларга яки киңәйтергә уйлаучылар өчен бик файдалы, дип тә өстәде Константин. Интернат аша ничек киңәш алырга, сәүдә мәйданчыкларына чыгарга, сату-алуда үз товарың белән чыгарга, товарыңны эре сәүдә челтәренә ничек үткәрергә кебек кызыклы нәрсәләр сөйләде модератор.

Ул эшмәкәрләр белән бик тә әңгәмә оештырырга теләсә дә, безнекеләр алай ачылып китәргә ашыкмадылар. Тәкъдим ителгән чәй дә телләрен чишмәде, сораулар биреп тә тормадылар. Мөгаен, интернет дөньясы әле алар өчен серле утрау тоеладыр, чөнки кайсыгыз интернетта эшли? дигән сорауга кырыклап эшмәкәрнең әлеге дә баягы 4-5 е генә кул күтәрде.

Тик тормыш көнләп- сәгатьләп үзгәрә, сәүдә мәйданы район, өлкә, хәтта илләр белән чикләнми. Товар җитештерәсең, хезмәт күрсәтәсең икән, аларны киң мәйданга чыгарасы да киләчәк. Шул ук юридик мәсьәләләрдә дә эшмәкәрләр акыллы киңәшкә мохтаҗ. Шулай булгач, эшмәкәрләрнең Казан модераторлары белән очрашуы да беренчеләре файдасына булачагы көн кебек ачык.

Ә инде очрашу тәмамланып килгәндә район башлыгы Александр Никошинның сүз сорап:

-Базарлы Матак үсә, киңәя Теге я бу объект төзергә уйласагыз, авылның генераль планы барын да онытмагыз. Әйтик, Урман хуҗалыгы микрорайонына, Имәнлек урамы ягына кибетләр бик кирәк, алар өчен мәйданчыклар билгеләдек. Нәрсәдер җитештерергә теләүчеләр өчен сәнәгать мәйданчыгы бар, киләсе елда анда юл, су, электр булачак. Кибет я башка объект төзергә керешкәнче, аның кайда кирәгрәк һәм табышлырак булачагы турында уйлагыз,-дип әйтүе эшмәкәрләргә конкрет тәкъдим булып яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев