Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында 1 мең гектарга якын мәйданда игеннәр суктырып алынды (ФОТО)

Бу көннәрдә районда "Кызыл Шәрык-Агро"ның барлык филиаллары, "Хузангай", "Яшь көч" җәмгыятьләре комбайннары бөртеклеләрне суктыруда эшләделәр. Бүгенгә 1 мең гектарга якын мәйданда игеннәр суктырып алынды. Элеваторга, ындыр табакларына 3500 тонна бөртек кайтты. Әлегә гектардан уртача 36,3 центнер уңыш чыга. "Хузангай"да соңгы көннәрдә турыдан суктыруда 16 комбайн эшләде. Алар инде теземнәргә салынган...

Бу көннәрдә районда "Кызыл Шәрык-Агро"ның барлык филиаллары, "Хузангай", "Яшь көч" җәмгыятьләре комбайннары бөртеклеләрне суктыруда эшләделәр. Бүгенгә 1 мең гектарга якын мәйданда игеннәр суктырып алынды. Элеваторга, ындыр табакларына 3500 тонна бөртек кайтты. Әлегә гектардан уртача 36,3 центнер уңыш чыга.

"Хузангай"да соңгы көннәрдә турыдан суктыруда 16 комбайн эшләде. Алар инде теземнәргә салынган борчакны суктыруга да төштеләр.

"Яшь көч"тә комбайнчы Ришат Әсәтов өч көндә 80 гектарга якын көзге бодайны суктырып алды. Бу хуҗалыкта уракка төшкәндә бөртеклеләрнең дымлылыгы 20 процент тәшкил итсә, соңгы көннәрдә 16 процентка калган. "Яшь көч" җәмгыяте җитәкчесе Фәнис Хәмитов бөртеклеләр дымлы булган очракта игенне эшмәкәр Альберт Шәйхетдиновның киптерү агрегаты аша үткәрергә алдан килешеп куйган.

Дүшәмбе көнне Базарлы Матак элеваторына 1500 тонна бөртек кергән. Кабул иткәндә игеннәрнең дымлылыгы төрлечә билгеләнгән. Ашлык бит берничә отряд кырларыннан килә. Соңгы көннәрдә бөртек башлыча 20-22 процент дымлылык белән кергән. Элеватор җитәкчесе Рәис Хәмитов әйтүенчә, алар икмәкне турыдан-туры киптерүгә җибәрәләр. Бөртекне 14 процент дымлылыкка кадәр киптереп, озак саклау өчен бункерларга озаталар. Рәис Хәмитов элеваторга яңа сезонда эшләү өчен кадрлар җитмәвен әйтә. Биредә бит эшләр яңа елга кадәр дәвам итә. Теләге булганнар элеваторга эшкә килсеннәр иде.

Без әлеге элеваторга бер-бер артлы иген олаулары озатып торган басуларның берсенә юл тоттык. "Карга" отрядының көзге бодай басуында турыдан-туры суктыруда дүрт комбайн эшли. Бодайның башагы шактый тулы күренә. Сабагы да билдән биек. Комбайннар сәгатенә 3-4 километр тизлек белән хәрәкәт итәләр. Бункерлары да тиз тула. Әле бер, әле икенче комбайн, сигнал утларын кабызып, зур арбалар таккан тракторларны яннарына чакыртып тора.

Менә Үргәгардән Рәфис … нең дә комбайн бункеры тулган. Зур әрҗәле тракторы белән Фәргать Шәйхетдинов аның янына ашыга.

Әле урак чынлап торып башланып кына килә, инде Алексеевск районының Биләр кырында бер комбайнга ут кабып, ул бөтенләй диярлек янып беткән. Былтыр үзебездә дә бер "Дон" янып харап булган иде. Быел комбайннар эшли торган басуларда су тутырылган цистерналы трактор, автомобильләрнең кизү торуын оештырганнар. Монда да Хөҗҗәт Шиһапов сулы прицеп белән кыр уртасында көне буе басып тора.

Менә бөртек бушатырга тагын ике комбайн берьюлы туктады. Мин комбайнчылары белән сөйләшеп калырга ашыгам. Болар аталы-уллы Сергей һәм Андрей Захаровлар. Алар Демидовка авылыннан. Сергей Захаров "Кызыл Шәрык" районга килгәннән бирле механизатор хезмәтендә. Язын чәчүдә эшли, игеннәр өлгергәч комбайнга утыра. Улы Андрей да әтисе янында, тимер-томыр тирәсендә кайнашып үскән. Ул башта Базарлы Матак һөнәр училищесында киң профильле механизатор һөнәрен үзләштергән, аннан армиядә хезмәт итеп кайткан. Аннан, өч ел инде, әтисе кебек комбайнда эшли.

Әтиле-уллы Захаровлар турында мактау сүзләрен мин Үзәк филиал җитәкчесе Рафаэль Гыйльметдиновтан да еш ишетә идем. Гомумән, Демидовка уңган-булган механизаторларны күп биргән авыл. Шундый тырыш тракторчы-комбайнчылар тагын Иске Тахталыда күп.

-Быел бит эшләве дә кызык кына. Карагыз нинди тук, зур башаклар. Комбайн бункерлары да тиз тула. Комбайн астыннан игенне ташып тору да яхшы оештырылган. Тулы бункер белән басып торганыбыз юк. Әле бит үзебез дә комбайннарга обкатка үткәрәбез, әле бер, әле икенче узелы чыгымчылап ала. Көннәре генә булсын, без үстерелгән икмәкне мөмкин кадәр тизрәк җыеп алырга тырышырбыз,-ди Сергей Захаров.

Уракка быелгыдай соң төшкән елларны өлкәннәр дә хәтерләмидер. Игеннәр каерылып уңды. Аларны көзге ышанычсыз көннәргә бик калдырмыйча, югалтуларсыз тиз арада җыеп аласы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев