Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында 170 бала яңа гаиләләрдә һәм опекуннарда тәрбияләнә

Әлки районында 170 бала яңа гаиләләрдә һәм опекуннарда тәрбияләнә. Әти-әниләр һәм опекуннар җыенында аларга дөрес тәрбия бирү хакында сөйләштеләр

Әни генә түгел, психолог та буласы

Балалар иҗаты йортында узган җыенда тәрбиягә бала алган ата-аналар һәм опекуннар үз карамакларындагы сабыйларны карау-үстерү белән бәйле мәсьәләләрне уртага салып сөйләштеләр. Район опека һәм попечительлек бүлеге оештырган әлеге чарага балигъ булмаган балалар белән эшләүче башка хезмәтләр дә чакырылган иде. Җыелышта нигездә үсмер балалар арасында хокук бозуларны булдырмау хакында сүз барды.

Районда бүген 61 гаиләдә тәрбиягә алынган 122 бала исәпләнә. Ә 48 малай һәм кыз опекуннарда (38 гаилә) тәрбияләнә. Бала тәрбияләүнең ансат эш түгеллеге һәркемгә мәгълүм. Үз баласын үстерүче ата-ана да еш кына төрле сораулар һәм проблемалар алдында кала. Ә инде теге яки бу сәбәпләр аркасында әти-әнисе тәрбиясеннән мәхрүм калган, тормышта шактый "кыен ашап" өлгергән бала күңеленә юл табу, аны әйбәт кеше итеп үстерү бигрәк тә зур тырышлык, түземлелек сорый. Бу җәһәттән киңәшләр белән әти-әниләр алдында опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Светлана Углева, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе секретаре Фәнүзә Зиннәтуллина чыгыш ясадылар.

Тәрбиягә бала алган әти-әниләргә юридик һәм психологик ярдәм дә еш кирәк була. Чистай шәһәрендә әлеге проблемалар белән шөгыльләнүче махсус хезмәт эшли. Аннан килгән белгечләр әңгәмәсе дә әти-әниләргә бик файдалы булды.

Очрашуда ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балаларны тораклы итү мәсьәләләре дә күтәрелде. Дәүләт мондый балаларны балигъ булу яшенә җиткәч бушлай фатир белән тәэмин итә. Моның өчен баланы үзвакытында, ягъни 14 яше тулуга торак алуга чиратка куярга кирәк, дип басым ясап әйтте Светлана Углева. Районыбызда ятимнәр өчен йортлар төзелеп тора, читтән фатир алучылар да бар. Быел шундый сигез райондашыбыз тораклы булачак. Аларның берсенә күрше Спас районында, калганнарына үзебездә йортлар салына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев