Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында 20-30 ноябрьдә “Әҗәтле” оператив-профилактика чарасы уза

Район эчке эшләр бүлеге "Әҗәтле" оператив-профилактика чарасы үткәрә.

30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк әлеге чараның максаты - хокук бозган өчен салынган штрафларны түләүдән тайчанучыларны административ җаваплылыкка тарту. Мәгълүмат базаларын файдаланып, полиция хезмәткәрләре районда яшәүчеләрнең штрафлар буенча бурычларын ачыклыйлар. Ел башыннан бирле районда 99 кеше штрафларын тиешле вакытта түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган. Аларның 28 е кулга алынган, 14 кешегә мәҗбүри эшләр җәзасы билгеләнгән. Ә 24 хокук бозучы, суд карары нигезендә, түләнмәгән штрафларын икеләтә күләмдә түләргә мәҗбүр ителгән.

Гамәлдәге закончалык буенча, административ штрафлар алар турындагы карар законлы көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Штрафны үзвакытында түләмәүчегә аны икеләтә арттырып түләү яисә 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу, я булмаса 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр җәзасы яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев