Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында 38 кеше киләсе елда акча урынына социаль пакет алырга теләп гариза язган

Инвалидлык буенча пенсия алучылар бүген сайлау алдында: социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланыргамы, әллә аннан баш тартып акчасын алыргамы? Бу мәсьәләне 1октябрьгә кадәр хәл итәсе. Районда 38 кеше киләсе елда акча урынына социаль пакет алырга теләп гариза язган. Пенсия фонды идарәсе начальнигы Рәис Галләмов шул хакта хәбәр итте. Күпләр үзләренең дәвалаучы табиблары...

Инвалидлык буенча пенсия алучылар бүген сайлау алдында: социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланыргамы, әллә аннан баш тартып акчасын алыргамы? Бу мәсьәләне 1октябрьгә кадәр хәл итәсе. Районда 38 кеше киләсе елда акча урынына социаль пакет алырга теләп гариза язган. Пенсия фонды идарәсе начальнигы Рәис Галләмов шул хакта хәбәр итте.

Күпләр үзләренең дәвалаучы табиблары белән киңәшләшеп шундый карарга килгәннәр. Медицина хезмәткәрләре социаль пакетка өстенлек бирергә өндәп инвалидлар арасында зур аңлату эшләре алып баралар. Рәис Галләмов әйтүенчә, соңгы вакытта әлеге мәсьәлә буенча инвалидлар Пенсия идарәсенә көн саен диярлек мөрәҗәгать итәләр икән.

Мәгълүм булганча, социаль хезмәтләр җыелмасы медицина хезмәте, санаторий-ял йорты һәм транспорт хезмәте күрсәтүне үз эченә ала. Хәзер социаль пакет бәясенең 807 сум 94 тиене - дарулар өчен, 124 сум 99 тиене - санаторий-ял йорты юлламалары алуга, 116 сум 4 тиене тимер юл транспорты белән дәвалану урынына бару һәм кайту өчен каралган.

Социаль пакеттан баш тартып, акча алу ягын караучылар байтак әле. Бездә андыйлар бүген 1806 кеше. Бу федераль ташламаларга хокуклыларның 65 процентка якыны дигән сүз. Дөрес, социаль пакеттан баш тартучылар узган елгыга караганда 187 кешегә кимегән.

Ә бит уйлап карасаң, социаль пакет өчен түләнә торган акча әллә ни зур сумма да түгел. 807 сумга күпме генә дару алып була?! Дарулар бит хәзер шактый кыйммәт. Әлегә саулыгың әйбәт кенә ди. Әгәр авырып китсәң? Чир бит сорап килми. Төрле хроник чирләрдән интегүчеләргә, бигрәк тә өлкән яшьтәге инвалидларга кыйммәтле дәвалау көтмәгәндә таләп ителергә мөмкин, ди табиблар. Социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланучыларга исә кирәкле дарулар өчен түләүне дәүләт үз өстенә ала.

Үзебезнең район табиблары әйтеп тора: кинәт чирләп китеп, социаль пакеттан баш тартуларына үкенүчеләр ел саен була икән. Әйтик, шикәр диабеты, онкология белән авыручыларның чирләре кинәт кискенләшеп китсә, шактый кыйммәтле даруларны аларның үзләренә сатып алырга туры килә. Тик инде социаль пакеттан бер баш тарткач, кая гына мөрәҗәгать итсәң дә, әлеге карарны үзгәртеп булмый.

Шуңа күрә дә табиблар кат-кат искәртә: социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану хокукыгыз бар икән, аны сайлау я булмаса баш тарту турында карар кабул иткәнче җентекләп уйлагыз. Социаль пакеттан баш тартып, соңыннан үкенерлек булмасын. Безнең саулыгыбыз сагында торучы медиклар теләсә кайсы очракта социаль пакетка өстенлек бирергә өнди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев