Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында 6 меңнән артык кеше ЕСИАдан файдалана

ЕСИА аша дәүләт һәм муниципаль электрон хезмәтләр башкару җайлы һәм тиз.

Хәзер республикада әлеге системада 240 төр электрон хезмәт күрсәтелә. Аларның иң популярлары-салымнар, штрафларны күзәтеп бару һәм түләү. Шулай ук коммуналь хезмәтләр өчен бердәм система аша исәп-хисап башкару бик тиз. Электрон юл белән күп кенә документларны алырга, яңартырга мөмкин, төрле хезмәтләргә чиратка басарга була.

ЕСИА га теркәлү дә бик ансат һәм тиз. Интернет аша "ЕСИА га теркәлергә" дип сорауга, эшнең һәр адымы күрсәтелгән аңлатма тәкъдим ителә.

Районда бу хезмәттән 6 меңнән артык кеше файдалана инде. Сез дә ЕСИАга теркәлегез, һәм бу электрон хезмәтнең гаять җайлы һәм отышлы булуына бик тиз инанырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев