Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында 700 кешенең социаль пенсияләре артачак

1 апрельдән социаль пенсияләр арта. Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе Рәис Галләмов әйтүенчә, социаль пенсия инвалидларга (шул исәптән инвалид балаларга), әти-әнисез калган тома ятим сабыйларга, бер тәрбияләүчесен югалтучыларга бирелә. Шулай ук ниндидер сәбәпләр белән, әйтик, эш стажы җитәрлек булмау аркасында картлык буенча пенсиягә чыга алмаган кешеләргә дә социаль пенсия билгеләнә....

1 апрельдән социаль пенсияләр арта.

Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе Рәис Галләмов әйтүенчә, социаль пенсия инвалидларга (шул исәптән инвалид балаларга), әти-әнисез калган тома ятим сабыйларга, бер тәрбияләүчесен югалтучыларга бирелә. Шулай ук ниндидер сәбәпләр белән, әйтик, эш стажы җитәрлек булмау аркасында картлык буенча пенсиягә чыга алмаган кешеләргә дә социаль пенсия билгеләнә. Ир-атлар аны - 65 яшь, хатын-кызлар - 60 яшь тулганнан соң алырга хокуклы.

Социаль пенсияләр 2,9 процентка индексацияләнә. Шул рәвешле, районыбызда 700 кеше 1 апрельдән пенсияне күбрәк ала башлаячак.

Моннан соң пенсияләр быелның августында индексацияләнәчәк, ул эшләүче пенсионерларга кагыла, ди Рәис Галләмов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев