Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында 9 Май – Җиңү көнен зурлап бәйрәм итәчәкләр

Тиздән Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Безнең илдә яшәүче һәркем өчен кадерле бәйрәм ул, чөнки аның дәһшәте кагылмаган, яу кырында бабасын я әтисен югалтмаган, әбисе я апасына тыл хезмәтчәне булырга туры килмәгән гаиләләр юктыр ул. Шуңа күрә дә бу бәйрәмгә күңелләребездә аерым хис, аерым мөнәсәбәт...

Тиздән Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Безнең илдә яшәүче һәркем өчен кадерле бәйрәм ул, чөнки аның дәһшәте кагылмаган, яу кырында бабасын я әтисен югалтмаган, әбисе я апасына тыл хезмәтчәне булырга туры килмәгән гаиләләр юктыр ул. Шуңа күрә дә бу бәйрәмгә күңелләребездә аерым хис, аерым мөнәсәбәт саклана.

Бәйрәмгә хәзерлек районда инде күптәннән алып барыла. Төгәлрәге, узган юбилей аенда ук башланып, туктаусыз дәвам итә дияргә була. Район башлыгы Александр Никошин җитәкләгән бәйрәмне оештыру комитеты утырышында катнашучылар да үз чыгышларында моны ассызыкладылар.

Бәйрәм, югалту ачысы, сагыш белән өретелгән булса да, барыбер бәйрәм инде ул. Тик шунысы кызганыч: ел саен аны каршы алучы ветераннарыбыз саны кими бара. Быел һәйкәл һәм обелисклар янына килә алырлык, яшь буынга үз сүзен әйтерлек сугыш ветераннарыбыз икәү генә калган икән инде. Үсмер килеш тормыш арбасына җигелеп, Җиңүне якынайтуга басуларда, терлекчелектә эшләп өлеш керткән тыл хезмәтчәннәребезнең саны 450 гә дә тулып бетми.

-Хөрмәтле ветераннарыбызның һәркайсы игътибар үзәгендә, һәркайсына ярдәм итеп, хәлен белеп тору өчен җитәкчеләрне беркеттек. Өлкәннәребез янында тимурчылар, волонтерлар да еш була. Ә аларның сәламәтлеген медицина хезмәткәрләре даими күзәтеп тора,-дип хисап тотты башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова.

Өйләрен төзекләндерүне, өстәмә уңайлыклар булдыруны үтенеп район җитәкчелегенә ел саен утызлап сугыш ветераны, тыл хезмәтчәне мөрәҗәгать итә икән. Һәм аларга һәрчак ярдәм итәргә тырышалар. Быел да эшләнгән бу эш. Торак шартларын яхшырту программасы буенча ире сугышта катнашкан, әмма инде вафат булган бер әбигә субсидия бирелеп, ул Казанда үзенә фатир алган. Тагын бер әби шундый ярдәмне көтә икән.

Улы-кызы гаиләсендә кадер-хөрмәттә яшәүче өлкәннәр тормышларына шөкер итеп бетерә алмый. Ә бит андый шатлыктан мәхрүмнәр дә бар: Юхмачы интернат-йортында 6 сугыш ветераны гомер итә. Алар да кайгыртулы: интернетта ветераннар өчен уңайлыклы берничә бүлмә ремонтланып җиһазландырылган. Монысында иганәчеләр булышкан - алардан 548 мең сумлык акчалата һәм әйберләтә ярдәм кергән.

Кешелек тарихында бер булса да гасыр сугышларсыз үтте микән? Илгә-халыкка кайгы-хәсрәтне өеп алып килгән, меңләгән-миллионлаган корбаннар алган сугышлар, нинди генә дәһшәтле, канкойгыч булмасын, еллар үткән саен ерагая бара. Шуңа да Бөек Ватан сугышының тере шаһитлары истәлекләрен яшь буыннарга тапшырып өлгерәсе, кисәтү булып яңгырардай гыйбрәтле хатирәләрен теркәп каласы иде, билгеле. Моны бик тырышып, күңел биреп мәктәпләр коллективлары эшли һәм үз музейларында кадерләп саклый икән. Узган елда "Үлемсез полк" акциясе үткәреп, укучылар дәү әтиләре, әбиләренең фоторәсемнәрен табып зурайтканнар. Шундый 1200 ләп рәсем бар икән мәктәпләрдә. Быел да бәйрәм көнендә "Үлемсез полк" кабат авылларыбыз, Базарлы Матак урамнары аша үтәчәк. Район үзәгендәге колоннага авыллардан килүчеләр дә кушыла ала.

9 Майда Базарлы Матактагы бәйрәм тантанасын "Ветеранны котла", "Георгий тасмасы" кебек акцияләр, узешчәннәр концерты, үзәк паркта урын аласак музей экспонатлары, хәрби-патриотик клублар чыгышлары, "солдат боткасы" белән сыйлану һәм башка бизәк-төсмерләр баетачак. Көндезге бәйрәм кичке күңел ачу, аллы-гөлле салют белән тәмамланачак, диләр оештыручылар.

-Бу көн һәркемнең исендә калырлык булып узарга тиеш. Моңарчы кулланылмаган алымнар, яңалыклар кертергә тырышыйк. Бәйрәмгә килә алмаучы я хастаханәдә авырып ятучы ветераннарыбызны да онытмыйк. Барлык әзерлек эшләре вакытында башкарылсын,-диде район башлыгы Александр Никошин. Аның кайбер тәкъдимнәрен, йөкләгән эшләрне әлегә әйтми торыйк, бәйрәм көнгә күңелле сюрприз булсыннар.

Оештыру комитеты эшендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева катнашуы җаваплылыкның нинди олы икәнен кабат ассызыклады.

-Изге бәйрәм, изге көн ул 9 Май. Шуңа күрә аны билгеләп үтүгә бик җитди әзерләнергә кирәк,-дип башлады ул сүзен һәм үзенең киңәшләрен дә бирде. Тәҗрибәле җитәкче вак булып күренгән нәрсәләргә дә игътибарын юнәлтте. Гомумән алганда исә ул әзерлек эшләрен уңай бәяләде.

…Берничә көннән майга аяк басабыз. Ә аннары Җиңү көне дә килеп җитәр. Ветераннарыбызга рәхмәт булып ирешерлек, яшьләрнең күңеленә сеңәрлек итеп үткәрик без аны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев