Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында алкогольле эчемлекләр сатучы 93 сәүдә нокталары яңа таләпләр нигезендә эшли башлыйлар

Кайсы авыл кибетендә акцизлы алкоголь продукциясе сату кими - анда көмешкә яисә ялган аракы куллану арткан дигән сүз.

Район башкарма комитетының спиртлы продукциянең законсыз әйләнешенә юл куймау мәсьәләсе каралган утырышында сүз әнә шул хакта барды.

Утырышны район башлыгы Александр Никошин алып барды.

Районыбызда 93 ноктада алкогольле эчемлекләр сатыла икән. Мондый продукция белән сәүдә итүче кибетләр өчен ел саен диярлек берәр яңалык өстәлеп тора. Узган ел ЕГАИС системасы кертелде. Ул сәүдә нокталарында легаль алкоголь продукциясе генә сатылуны тәэмин итәргә булышты. Быелдан алкогольле эчемлекләр сатуда тагын яңалыклар өстәлә. Беренчесе - мондый кибетләр лицензияләрен озайтканда техник инвентарьлаштыру бюросыннан да документлар алып тапшырырга тиешләр. Алкоголь продукциясен мәйданы 25 квадрат метрдан кимрәк булган сәүдә нокталарында сату тыела. Икенче яңалык - спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итүче кибетләрне контроль-касса техникасы белән җиһазландыру зарур. Район салым инспекциясе хәбәр итүенчә, әлеге яңа кагыйдә быелның 31 мартыннан гамәлгә керә.

Алкогольле продукцияне сату законлы башкарылырга тиеш. Ялган аракының кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудыруы мәгълүм. Аннан соң, законлы рәвештә реализацияләнүче алкоголь продукциясе дәүләт бюджетын тулыландыруда да зур ярдәм.

Спиртлы эчемлекләр бизнесына кәкре куллылар, намуссызлар һәрчак елышырга тырыша. Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы Александр Саунин утырышта тирә-күрше районнарда зур күләмдә ялган аракы сатучыларны фаш итү фактлары турында сөйләде. Әйтик, Нурлатта полиция хезмәткәрләре Самара ягыннан ялган спирт төяп килүче фураны туктаталар. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Чистайда быел гына да ялган аракы сату белән шөгыльләнгән дүрт сәүдә ноктасы фаш ителгән. Районыбыз полиция хезмәткәрләре дә соңгы вакытта алкогольле продукциянең законсыз әйләнешенә каршы тору буенча аеруча җитди шөгыльләнәләр.

Район башлыгы Александр Никошин:

-Без халыкны эчертү ягында түгел. Әмма бәйрәмдәме, бүтән очрактамы алкоголь кулланыла икән, ул сыйфатлы булсын, кеше сәламәтлегенә зыян салмасын,-ди.

Моңа ничек ирешеп була? Бердән, кибетләр тиешле вакытта ачык булырга тиеш, һәм анда теләсә нинди сорау-ихтыяҗны канәгатьләндерерлек ассортимент тәэмин ителсен. Шулай ук кешене агулаучы идән асты аракысы белән сату итүчеләргә каршы бөтен халык бер булып көрәшергә кирәк.

Утырышта Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе табиб-наркологы Марат Назаров та ялган аракының кеше сәламәтлеге өчен куркынычы турында дәлилле чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев