Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында алты торак пункт язгы ташу суларыннан зыян күрергә мөмкин

Кар катламы тирән булмаса да, райондагы алты торак пунктта яшәүчеләргә язгы сулар зыян салырга мөмкин.

Бу хакта гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе утырышында әйтелде.

Кыш әле бирешергә теләми, көннәр бик салкын тора. Әмма яз барыбер үз вәкаләтләренә керешер инде. Һәрхәлдә, язгы ташуларга әзер булып тору зарур. Район хезмәтләренә тиешле барлык чаралар хакында бүгеннән кайгыртырга кирәк. Комиссия рәисе Илнур Юсупов моңа басым ясап әйтте.

Утырышта чыгыш ясап, район башлыгы Александр Никошин кайбер предприятиеләр алдына конкрет бурычлар куйды. Районыбызда 22 гидротехника корылмасы - буалар бар. Аларның һәркайсына юллар ачылган булырга тиеш. Шулай ук буаларның су җибәрү җайланмаларының төзеклеге алдан ук тикшерелеп, кирәк кадәр суны агызып кую зарур. Авыл җирлекләре башлыкларына язгы ташу чорында һәр буа, елга, сулык янында кизү торуны оештырырга кушылды.

Комиссия әгъзалары "Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең Әлки участогы җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллинның мәгълүматын да тыңладылар. Алар, язгы ташу чорында кирәге булу ихтималын күздә тотып, районның төрле юнәлешләренә җитәрлек күләмдә ком ташып куйганнар. Эшчеләре бу көннәрдә юллар аша салынган су торбаларын кардан чистарту белән мәшгульләр.

Комиссия утырышында шәхси хуҗалыкларның язгы сулардан зыян күрү куркынычы булган мөлкәтләрен иминиятләштереп кую буенча халыкка аңлату эшләре алып бару зарурлыгы да әйтелде. Шулай ук элемтә, электр һәм газ белән тәэмин итүче хезмәтләргә, язгы ташудан зыян күрүгә юл куймас өчен, үз объектларын җитди контрольгә алу бурычы куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев