Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында атлар чабышы – халыкның иң яраткан тамашасы

Сабан туеның тантаналы өлешеннән соң төп мәйдан бер мәлне бушап калгандай була. Димәк, халык акрынлап ат чабышы узасы ипподромга авыша башлаган. Атлар чабышы - Сабан туеның алыштыргысыз бер бизәге, күпләрнең иң яраткан ярыш-тамашасы шул. Елганы чыгып тауга менгәндә янәшәдә атлаучы олы яшьтәге абзыйга сүз кушам: -Берәр туганыгыз ат чабышында катнашамы...

Сабан туеның тантаналы өлешеннән соң төп мәйдан бер мәлне бушап калгандай була. Димәк, халык акрынлап ат чабышы узасы ипподромга авыша башлаган. Атлар чабышы - Сабан туеның алыштыргысыз бер бизәге, күпләрнең иң яраткан ярыш-тамашасы шул.

Елганы чыгып тауга менгәндә янәшәдә атлаучы олы яшьтәге абзыйга сүз кушам:

-Берәр туганыгыз ат чабышында катнашамы әллә?-дим.

-Энем, атлар миңа туганым кебек. Мин шул атлар чабышын карар өчен генә киләм дә инде Сабантуйга. Ул малкайлар безне ачлыктан коткарды, бөтен тормыш шул атлар көче белән барды. Инде аларны Сабантуйларда гына күрергә калдык,-ди агай.

Ипподром трибунасы акрынлап халык белән тула. Киртә буенда басып торучылар да бихисап. Күпләр ярышны шуннан күзәтергә ярата. Хәер, ат чабышын карарга килүчеләрне мондагы тамашачы трибунасы гына сыйдырып та бетерә алмаган булыр иде. Ипподром төзеп бик дөрес эшләделәр. Хәзер ат чабышы дистанциясен буеннан буена күзәтергә мөмкин. Элек бит атлар ярышын алар төп дистанцияне узып финишка җиткәндә генә күрә ала идек.

Узышны быел да бик мавыктыргыч, кызыклы итеп ДЮСШ тренеры Рифкать Сәгъдиев алып барды. Менә Рифкать Габбасович беренче ярышта катнашучы юртаклар белән таныштыра. Быел алар өчәү. Берсе "Алексеевскдорстрой"дан, икесе "Хузангай"дан. Баш хөкемдар - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Роберт Гадиев кыңгырауны шылтырата. Юртакларга 1600 метрлы дистанциядә ярышу буенча старт бирелә. Атлар әле бездән шактый еракта булсалар да, без инде аларның юыртып килгәнен күзәтәбез. Яллары, койрыклары җилдә уйнаклап бара. Менә беренче әйләнешне үтеп, тамашачылар яныннан җилдәй тизлек белән узып та киттеләр. Икенче әйләнешкә килгәндә инде халык дәррәү аларга көч бирә, кул чаба.

Ниһаять, җиңүчеләр дә билгеле. Беренче урында - "Алексеевскдорстрой"дан Берлиоз кушаматлы юртагы белән Дмитрий Булыгин. Икенче һәм өченче урыннарда - "Хузангай"дан Гомәр һәм Рүзил Баһавиевлар.

Тагын кыңгырау чыңлады. Бу юлы нәселле атлар чабышына старт бирелде. Баһбайлар алга ыргылдылар. Әле бер чабышкы, әле икенчесе алга чыга. Ә менә беренче урында килүчесе дистанциянең башыннан ахырына чаклы лидерлыкны бирмәде. Һәм ул - "Хузангай" җәмгыяте чабышкысы - финишка беренче булып килеп керде Җайдагы Александр Семин икән. Ветерок кушаматлы чабышкысы белән (гнедая) алар җиңүче булдылар. Икенче урынны Цыган кушаматлы аты белән "Кызыл Шәрык-Агро"ның Иске Матак отрядыннан Юрий Кулаков яулады. Өченче - "Кызыл Шәрык-Агро"ның Алексеевск филиалыннан Сергей Курдюков (Каприз кушаматлы кара чабышкысы белән) һәм дүртенче - Иске Матак отрядыннан Андрей Совцов (аты Орлик).

Тамашачылар зур түземсезлек белән авыл атлары ярышын көтте. Ә алар икегә бүленеп узышты. Финалга чыгучылар янә 1600 метрлы дистанцияне узып, 2016 елгы Сабантуй җиңүчесе исеме өчен көрәшәчәк иде. Халык рәхәтләнеп авыл атлары узышын карады. Бик тә тансыклап көтеп алган бәйге бит. Күпләр атлар узып киткәндә шулкадәр дәрт белән җан аталар, чак кына дистанциягә үзләре йөгереп чыкмыйлар. Хәер, полиция хезмәткәрләре киртә аша чыгарга талпынган шундый берничә тамашачыны туктатырга да мәҗбүр булды.

Рифкать Сәгъдиев та халыкны кыздыра, дәртләндерә. Ул трибунада утыручы РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинга мөрәҗәгать итеп:

-Айрат Нәҗипович, әйдәгез әле, ат чабышын һичюгы елга ике мәртәбә узырыйк. Берсен Сабантуйда, икенчесен "Кызыл Шәрык-Агро" призларына республика көнендә,-дигән тәкъдимен әйтте.

Менә авыл атлары ярышының финал өлешенә дә старт бирелде. Монда беренче минутларда ук үзенең Сандугачы белән Түбән Әлкидән Салават Ишмуратов алга чыкты һәм, бөтен дистанциядә лидерлыкны саклап, финалга да беренче килде. Икенче урынны аның авылдашы Раил Сафин (…) яулады. Өченче булып … чабышкысында Виктор Моисеев финиш сызыгын үтте.

Җиңүчеләргә бүләкләрнең дә бик саллылары әзерләнгән- суыткыч, автомат кер юу машинасы, газ плитәләре. Хәер, ат чабышында катнашучыларның һәркайсына Сабантуй бүләкләре тапшырылды. Ә меңләгән тамашачылар үзләренә шундый матур мизгелләр бүләк иткән атларга һәм җайдакларга көчле алкышларын юлладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев