Әлки районында “Балкыш” фестивалендә 100 дән артык пенсионер һәм ветеран катнаша
Район авылларында "Балкыш" (Сияние) фестивале концертлары бара. Ветераннар һәм пенсионерлар арасында әлеге республика фестивале быел комсомолның 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышлап үткәрелә. Югары Әлморза, Түбән Әлки, Иске Камка мәдәният йортларында фестивальнең куст бәйгеләре узды инде. Тиздән Салманда берничә авыл җирлеген берләштергән концерт булачак. Район мәдәният...
Район авылларында "Балкыш" (Сияние) фестивале концертлары бара.
Ветераннар һәм пенсионерлар арасында әлеге республика фестивале быел комсомолның 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышлап үткәрелә. Югары Әлморза, Түбән Әлки, Иске Камка мәдәният йортларында фестивальнең куст бәйгеләре узды инде. Тиздән Салманда берничә авыл җирлеген берләштергән концерт булачак. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина әйтүенчә, быелгы фестиваль өлкән яшьтәге райондашларыбызның аеруча зур активлыгы белән уза. Анда 100 дән артык пенсионер катнаша. Сәхнәдә үзләренең җырга, биюгә һәм сәнгатьле сүзгә осталыгын күрсәтергә омтылучы ветераннар һәр авылда бар.Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр дә үзешчән сәнгать фестиваленнән читтә калмаган. Югары Әлморзада булган концертта алар бию һәм "Василий Теркин" поэмасыннан өзек тәкъдим иткән.
Иң яхшы башкаручылар район мәдәният йортында узасы гала-концертта чыгыш ясаячак.
оприятия. Хочется верить, что культурная жизнь в новом клубе, который планируют построить и сдать в эксплуатацию в текущем году, оживится с новой силой.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев