Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында бер баш шартлы терлеккә 13,6 центнер азык хәзерләнгән

Районда күпьеллык үләннәрне беренче тапкыр чабу тулысынча төгәлләнде.

Аның күп өлешеннән сенаж хәзерләнде.

Инде икенче чалу үсеп җитеп килә. "Кызыл Шәрык-Агро"ның күпьеллык үлән кырларына, яшел массасы алынгач, ашлама да кертелгән иде. Шуңа монда үләннәр бигрәк тә куе, биек булып күтәрелә.

Күпьеллык үләннәрдән районда 102 мең тонна сенаж салынды. Җәмәгать терлекләре өчен 4 мең 600 тонна печән хәзерләнде. Әлегә бер баш шартлы терлеккә 13,6 центнер азык берәмлеге туры килә. Бу билгеләнгән планның яртысы дигән сүз.

Быел берьеллык үлән мәйданнары да арттырылган иде. Алар хәзер 8,1 мең гектар тәшкил итә. Былтыр 5,2 мең гектар иде. Берьеллык үләннәрнең 1,4 мең гектары теземнәргә салынган инде.

Үткән атнаның кояшлы аяз көннәрендә күп кенә хезмәт коллективлары яшь маллар өчен яфрак азык, дару үләннәре хәзерләү белән шөгыльләнделәр. Кышын терлекләр өчен гаять файдалы һәм кыйммәтле өстәмә буласы бу витаминлы азыкларны җыюга күп коллективлар бик җаваплы карый. Әйтик, Татарстан казначылыгы район бүлеге, район үзәк хастаханәсе, Нәби Дәүли исемендәге гимназия, хәрби комиссариат, район газетасы редакциясе, ДОСААФ район оешмасы, 40нчы даруханә җиткерелгән планнарны үтәделәр.

Яфрак азык хәзерләү өчен хәзер иң кулай вакыт. Бу эшнең мөһимлеген аңлап, һәр хезмәт коллективы аңа үз өлешен кертсен, мал асраучыларга ярдәм итәргә ашыксын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев