Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында бер ир-ат кырыкалдарлар тозагына эләгеп 13 мең сум акчасыннан колак каккан

Югары Матак авылында яшәүче ир-егет кырыкалдарлар тозагына эләгеп 13 мең сум акчасыннан колак каккан. Үткән атнада әлеге ир Интернет челтәрендәге "Авито" белдерүләр сайты аша "Лада Калина" машинасын сатып алу хакында килешә. "Сатучылар" автомобильне аңа үзләре китереп бирәчәкләрен, әмма моңа кадәр 13 мең сум акчаны аларга алдан күчерергә кирәклеген әйтәләр. Машина...

Югары Матак авылында яшәүче ир-егет кырыкалдарлар тозагына эләгеп 13 мең сум акчасыннан колак каккан.

Үткән атнада әлеге ир Интернет челтәрендәге "Авито" белдерүләр сайты аша "Лада Калина" машинасын сатып алу хакында килешә. "Сатучылар" автомобильне аңа үзләре китереп бирәчәкләрен, әмма моңа кадәр 13 мең сум акчаны аларга алдан күчерергә кирәклеген әйтәләр. Машина алырга җыенучы ир, алдын-артын уйламыйча, "Яндекс. Деньги" электрон түләү системасы аша мошенниклар атаган исәп-хисап счетына 13 мең сумны күчереп тә куя. Шуннан "Авито"дагы машина сату турындагы белдерү дә юкка чыга, "сатучыларның" телефоны да тотмый башлый. Алданган егет полициягә гариза яза. Әмма, хокук саклау хезмәткәрләре әйтүенчә, мондый җинаятьләрне ачу гаять авыр.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе начальнигы Вячеслав Яковлев әлкилеләрне мошенниклардан сак булу хакында тагын бер кат искәртә. Соңгы вакытта мобиль телефоннарны, банк карталарын файдаланып, Интернет челтәре аша күз буяп кешеләрне алдау очраклары ешайган. Үзебезнең районда да таныш булмаган кешеләргә ышанып, аларга үзләренең акчаларын бирүчеләр, банк карталары номерларын һәм парольләрен хәбәр итүчеләр, шул рәвешле төп башына утырып калучылар бар. Һәрвакыт аек акыл белән, ахырын уйлап эш итәргә, арзанлы товар тәкъдим итүчеләргә, шулай ук үзләрен социаль хезмәткәрләр, Пенсия фонды вәкилләре дип атаучыларга, бигрәк тә чегәннәргә ышанмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев