Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында бердәм референдумда катнашучыларның 84,8 проценты “әйе” дигән

Якшәмбе көнне авыл җирлекләрендә 2018 елга үзара йөкләнгән салым һәм аны нинди максатларда тотуга багышлап бердәм референдум үткәрелде.

Әлкилеләр тавыш бирүдә бердәм катнашты дип әйтергә була: исемлекләргә кертелгән 15175 тавыш бирүченең 11260ы, ягъни 74,2 проценты сайлау участокларына килеп бюллетень алды һәм үз фикерен әйтеп, аны урнага төшерде. Димәк, референдум булып үтте, аның нәтиҗәләре җирлекләрдә яшәү өчен үзара йөкләнгән салымны һичшиксез түләргә кирәк булачагын аңлата. Район буенча 9554 кеше, ягъни тавыш бирүчеләрнең 84,85 проценты үзара салым җыю белән ризалашып, "әйе" дигән җавапны сайлаган.

Иң актив халык Яңа Үргәгар, Иске Чаллы, Ташбилге һәм Иске Камка җирлекләрендә яши икән, сайлау участогына килүчеләр 96-92 процент тәшкил иткән һәм алар барысы да диярлек уңай җавап биргән. Иске Салман белән Иске Алпар җирлекләрендә бу күрсәткеч 88,7 һәм 80,9 процент, башкаларда 77-71 процент. Ә менә Иске Хурада да бюллетеньнәрне референдумда катнашу хокукына ия булучыларның 64,5 проценты гына алган. Базарлы Матак буенча күрсәткеч 68,56 процент.

Шулай итеп,, референдум нәтиҗәләре билгеле булды. 2018 елда район үзәгендә яшәүчеләр 540, калган әлкилеләр 600 сум салым түләргә тиеш булачак. Һәр җирлектә халык акчасын нинди максатларда кулланасылары мәгълүм, бу турыда бюллетеньнәргә дә язылган иде. Билгеле, салымны 12 айга бүлеп түләргә дә була. Әмма Татарстан Хөкүмәте субсидиясен үзвакытында алып һәм җәйге чорда мөмкин булганча күбрәк эшләп өлгерү өчен бу акчаны берьюлы түләп кую яхшырак һәм максатка ярашлырак. Халык акчасының һәр тиене әлкилеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшыртуга китсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев