Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында бүген 600 гә якын кунак – татар авыллары эшмәкәрләре фермерлар эшчәнлеге белән таныша. ФОТО

Районыбыз бүген 600 гә якын кунак каршылады. Болар -VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары.

Әлеге традицион эшмәкәрләр җыенын 1-3 мартта Бөтендөнья татар конгрессы оештыра. Анда Россиянең 41 төбәгеннән, шулай ук Татарстаннан 700 ләп кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнаша. Кичә алар Казанда үз эшчәнлек юнәлешләре буенча дүрт мәйданчыкка бүленеп фикер алышты һәм тәҗрибә уртаклашты.

Ә бүген эшмәкәрләр җыены делегатлары районыбызга килде. Базарлы Матакка керү юлында кунакларны район җитәкчеләре каршы алды. Милли киемнәргә киенгән мәдәният хезмәткәрләре исә гармун уйнап, татарча җырлар башкарып сәламләделәр.

Аннан кунакларны "Алинә" универсаль спорт залында әзерләнгән табыннар янына иртәнге ашка чакырдылар. Җыен делегатлары биредә урнаштырылган районыбыз тормышы турындагы стендларны, төрледән-төрле кул эшләнмәләрен, "Хузангай" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә җитештерелгән ит һәм сөт ризыклары, ярмалар, ипи-күмәч әйберләре күргәзмәсе белән дә кызыксынып таныштылар.

"Актай" кафесы аш-су осталары әзерләгән табыннар янында чәйләп алгач, эшмәкәрләр төркемнәргә бүленеп төрле авылларга юл тоттылар.

Татар Әхмәте авылында кунаклар фермер Фәнис Бакировның атлар фермасын карадылар. Фәнис биш ел инде татар атлары үрчетү белән шөгыльләнә. Хәзер аның гаилә фермасында 200 баштан артык бахбай асрала. Кунак эшмәкәрләр татар атларының үзенчәлекләре, аларны асрау серләре белән кызыксынып, Фәнискә бик күп сораулар бирделәр. Күбесе Әхмәт фермеры белән элемтәдә торырга килеште.

Икенче төркем Татар Мулла авылында булды. Кечкенә генә бу авылда бүген дүрт гаилә фермасы эшләп ята. Рамил Гыйматдинов һәм Фәрит Гыйматдинов гаилә фермаларында утызар башка якын савым сыерлары асрала. Рәфис Әсәдуллин исә сарыклар үрчетү белән шөгыльләнә. Ә фермер Тәлгать Фәттахов узган ел крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермалары үсеше федераль программасы буенча конкурста җиңеп, 4 миллион 159 мең сум грант отты һәм 100 баш савым сыерына исәпләнгән ферма бинасы төзи башлады.

Җыен делегатлары әлеге гаилә фермаларында булып, һәркайсының эше белән җентекләп таныштылар. Үзләре гаилә фермалары тотучылар Татар Мулла фермерлары эшчәнлеге белән бигрәк тә кызыксынды.

Кунакларның тагын бер төркеме Түбән Әлки авылында бертуган эшмәкәрләр Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновларның җитештерү-эшкәртү, ремонтлау цехларын карадылар. Шәйхетдиновларның зур һәм куәтле базасында бүген йөзгә якын кеше эшли.

Аннан соң җыен делегатлары кабат "Алинә" спорт комплексына җыелды. Биредә төшке аш вакытында алар Әлки эшмәкәрләренең эшчәнлеге хакында фикер алыштылар, игътибар һәм кунакчыллык күрсәткән өчен район башлыгы Александр Никошинга, барлык әлкилеләргә рәхмәт белдерделәр. Районыбыз үзешчәннәре, шулай ук якташыбыз, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин кунакларга зур концерт программасы күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев