Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында бүген мөмкинлекләре чикләнгән 2405 кеше исәпләнә

Тормыш сынауларын беркем дә көтеп алмый. Авыру-сырхаулар белән дә шулай.

Һәр кешенең сәламәт, бәхетле яшисе, таза-сау балалар үстерәсе килә. Әмма чирләр, бәхетсезлекләр сорап килми шул. Зәгыйфь, авыру булып туучылар, яши-яши алган чирләрдән саулыгы какшап, исәнсез булып калучылар бар. Ә күпме кеше аварияләргә, төрле бәла-казаларга юлыгып имгәнә, саулыгын югалта. Районыбызда бүген мөмкинлекләре чикләнгән, ягъни инвалид 2405 кеше исәпләнә.

Аларның 272 се - беренче төркем инвалидлар. 1139 кеше - икенче, 905 кеше өченче төркем инвалидлыкта. Инвалид балалар саны - 89.

Һәр елның 3 декабрендә билгеләп үтелүче Халыкара инвалидлар көненең төп максаты да -арабызда яшәүче мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемаларын киң җәмәгатьчелеккә аңлату, алар турында кайгыртучанлык һәм ярдәм күрсәтү. Ә инвалидлар игътибарга, җылы мөнәсәбәткә, булышу-ярдәмгә бик мохтаҗ. Дөрес, мөмкинлекләре чикләнгән булса да, аларның күбесе аягында йөреп тора, үз-үзенә хезмәт күрсәтә ала. Эшләп йөрүчеләре дә шактый. Исәнлеккә туймасалар да, алар күңелләрен төшермиләр, җәмгыять тормышында актив катнашып яшиләр. Районыбызда спортны үз итүче, аның белән даими шөгыльләнеп, зона, республика бәйгеләрендә район данын яклаучы, җиңүләр яулаучы инвалидлар да байтак.

Әмма бит авыр чирләргә, хәрәкәтсезлеккә дучар булган райондашларыбыз да бар.Аларның кайберләре өеннән чыгып йөрүдән мәхрүм. Урыныннан тора алмаучылар да бар.

Соңгы елларда җәмгыятебездә инвалидларга мөнәсәбәт уңай якка үзгәрә бара анысы. Дәүләт мөмкинлекләре чикләнгәннәргә ярдәм итү, аларны тернәкләндерү, уңайлыклар тудыру буенча төрле чаралар күрә. Әйтик, "Уңайлы тирәлек" программасы буенча бездә дә бик күп эшләр башкарылды.

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан декабрьнең беренче ункөнлегендә районыбызда һәр елны инвалидлар декадасы үткәрелә. Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Айсылу Садретдинова әйтүенчә, быел да бу чорда бик күп чаралар үткәрү күздә тотыла. Райондагы барлык хезмәтләр бу көннәрдә мөмкинлекләре чикләнгәннәргә тагын да зуррак игътибар күрсәтер - медицина, мәгариф, мәдәният, социаль яклау оешмалары, кино учреждениесе декадада махсус план буенча эшләячәк. Авыл клубларында һәм район мәдәният йортында үзешчән сәнгать осталары концерт программалары белән чыгыш ясаячак. Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында да бәйрәмчә чаралар, концерт һәм спорт ярышлары оештыру планлаштырыла. "Алинә" универсаль спорт залында инвалидлар спартакиадасы үткәрү күздә тотыла. Мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз анда спортның биш төре буенча көч сынашачак. Ярышларда катнашучылар өчен чәй мәҗлесе оештырылачак. "Хузангай" җәмгыяте аларга күчтәнәчләр дә әзерләгән. Декада кысаларында район үзәгендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе дә узачак. Аеруча авыр диагнозлы инвалидларга быел да Хәйруллин Хәйрия фонды бүләкләр таратачак.

Инвалидларга булган игътибар шушы ункөнлек белән чикләнә дигән сүз түгел, билгеле. Яшәүләренең һәр көне тоташ көрәш булган, күбесе тар дөньяга, үз эчләренә бикләнергә мәҗбүр авыру райондашларыбыз, әйткәнебезчә, ярдәмгә, аралашуга, җылы сүзгә мохтаҗ. Көндәлек мәшәкатьләрдән, битарафлыктан арынып, аларга игътибар күрсәтергә, күңелләрен күтәрергә вакыт табыйк. Сырхау-чирләрнең, исәнсезлекнең иртәгә кемгә киләсен беркем дә белми бит.

Район халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Алексей Шувалов:

Эшләргә теләге булганнарга шартлар тудырыла

-Бүген районыбызда яшәүче инвалидларның 757 се эшкә сәләтле исәпләнә. Аларның нибары 240 ы гына хезмәткә урнаштырылган. Соңгы вакытта безнең үзәк теләге булган инвалидларны эш урыннары белән тәэмин итү буенча ныклап торып шөгыльләнә. 2017 ел дәвамында эшкә сәләтлелек буенча чикләүләре булган 47 кеше безгә хезмәткә урнаштыруны сорап мөрәҗәгать итте. Аларның 44 е эш белән тәэмин ителде, берсе укырга җибәрелде. Эшкә урнаштыру инвалидны тернәкләндерүнең индивидуаль программасы буенча башкарыла, аңа кулай булган хезмәт шартлары һәм төре һичшиксез исәпкә алына.

Махсус закон нигезендә, эш бирүчеләргә инвалидларны хезмәткә урнаштыру буенча квота билгеләнә. Быел райондагы 5 предприятиегә 10 инвалидны эшле итү буенча квота расланган иде. "Татарстан ашлык технологияләре" АҖ Әлки элеваторы, район урман хуҗалыгы, үзәкләштерелгән китапханә системасы үзләренә билгеләнгән бурычларны үтәделәр - 7 инвалидка эш урыннары бирделәр.

Быелның августында хезмәткә сәләтле инвалидларны эшле итү буенча юл картасы расланган иде. Аның нигезендә мөмкинлекләре чикләнгән 45 кешене районның 34 оешма-предприятиесенә хезмәткә урнаштыру планлаштырылды. Әлеге эш бирүчеләрнең 28 е үзләренең социаль бурычларын үтәделәр. Калганнары - Кошки авыл җирлеге башкарма комитеты, "Строитель и К" ҖЧҖ, "Ремтехсервис" ҖЧҖ, "Әлки коммуналь челтәрләре" ҖЧҖ, Әлки лесничествосы, район мәгариф идарәсе дә әлеге программаны гамәлгә ашыруда катнашырлар дип өметләнәбез.

2017 елда инвалидны эшкә урнаштыру өчен эш бирүчегә 70 мең сум күләмендә компенсация түләп бер хезмәт урыны булдырылды. Район территориясендә эш бирүчеләр тарафыннан инвалидлар өчен җиһазландырылган 9 хезмәт урыны гамәлдә.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге инвалидларга эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнү өчен дә шартлар тудыра. Моның өчен аларга мәгълүмат хезмәтләре күрсәтелә, үз эшләрен ачу өчен 117 600 сум күләмендә субсидия дә бирү каралган.

6 декабрьдә безнең үзәк эш бирүчеләр белән берлектә инвалидлар өчен эш урыннары вакансияләре ярминкәсе үткәрә. Хезмәткә урнашырга теләге булганнарны анда катнашырга чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев