Әлки районында бүгенгә 2500 тонна печән хәзерләнгән
Ниһаять, печән хәзерләү өчен кояшлы коры көннәр башланды.
Шәхси хуҗалыклар да, авыл хуҗалыгы формированияләре дә печәнгә төштеләр.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, хуҗалыклар бүгенгә 2500 тонна печән хәзерләгән (бу сан эчендә шәхси хуҗалыклар өлеше юк). Шуның берәр мең тоннасы "Хузангай" һәм "КШ-Агро" җәмгыятьләрендә, 250 тоннасы "Яшь көч"тә, 300 тоннасы крестьн-фермер хуҗалыкларында.
Шуның өстенә хуҗалыкларда 91885 тонна сенаж салынды. Аның 17500 тоннасы "Хузангай"да, калганы "КШ-Агро" отрядларына туры килә. Бүгенгә бер шартлы баш терлеккә 11,9 центнер азык берәмлеге терлек азыгы хәзерләнгән.
Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов маллар өчен кышкыга 77 шәр центнер азык берәмлеге терлек азыгы хәзерләү бурычын куйды. Димәк, әлегә районда моның 44 проценты үтәлгән.
Сенаҗның сыйфатын да аерым контрольдә тоту мөһим. Чөнки ике килограмм сенаж массасы терлек азыгы буларак бер килограмм фураҗга тиң.
Соңгы елларда сенажны шәхси хуҗалыкларда да хәзерли башладылар. Әйтик, Чиябашта шундый берничә хуҗалыкта кайсысы тапатып, кайсысы үләнне шул көе базларга салганнар. Әхмәттә дә яшел массаны тапату комбайннары сатып алучылар бар. Сенаж хәзерләү терлек асраучылар өчен тотрыксыз һава торышы шартларында бик тә отышлы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев