Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында билбаулы көрәш буенча республика ярышлары үткәрелде (ФОТО)

Өч көн буена "Алинә" спорт залында билбаулы көрәш буенча республика беренчелегенә ярышлар булып үтте. Анда 2003-2005 елларда туган үсмер кызлар һәм егетләр көч сынашты. Җиңүчеләргә бүләкләрне "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыяте әзерләде. Ярышларда Алексеевск, Буа, Азнакай, Кукмара, Зәй һәм башка районнардан, Казан, Яр Чаллы Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Нурлат шәһәрләреннән (барлыгы 17...

Өч көн буена "Алинә" спорт залында билбаулы көрәш буенча республика беренчелегенә ярышлар булып үтте.

Анда 2003-2005 елларда туган үсмер кызлар һәм егетләр көч сынашты. Җиңүчеләргә бүләкләрне "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыяте әзерләде. Ярышларда Алексеевск, Буа, Азнакай, Кукмара, Зәй һәм башка районнардан, Казан, Яр Чаллы Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Нурлат шәһәрләреннән (барлыгы 17 район һәм шәһәр) килгән үсмерләр бил алышты.

Беренче көнне яшь көрәшчеләрне Әлки җирендә каршы алып сәламләделәр. Район башлыгы Александр Никошин спортчыларга уңышлар теләде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова да үз теләкләрен җиткерде.

Командалар парады белән башланып киткән ярышлар киеренке барды. Һәр үсмер көндәшен җиңәргә, үзен күрсәтергә тырышты. Ярышны абруйлы судьялар күзәтеп торды. Алар нигездә халыкара категориягә ия хөкемдарлар булып, җиңүчене гадел билгеләргә тырыштылар.

Республиканың төрле почмакларыннан җыелган көндәшләре яшь әлкилеләрне куркыта алмады. Безнекеләр һәр үлчәү категориясендә диярлек призлы урыннар яуладылар. Рәис Гайфуллин (28 кг), Азат Задаев (52 кг), Рәсим Низамов (70 кг) пьедесталның иң югары баскычына күтәрелделәр. Альберт Рәхмәтуллин (28 кг), Артур Әхмәтҗанов (32 кг), Булат Хафизов (36 кг), Рамазан Бакиров (44 кг), Риназ Мәхмүтов (56 кг), Рәмзис Галиев (65 кг), Илья Кудусов (70 кг) "көмеш" медальгә лаек булдылар.

Кызлар да сынатмады. Дөрес, алар арасында беренчелекне алучы булмады. Әмма Диләрә Шакирова (32 кг), Аэлита Дормидонтова (36 кг), Лариса Ирдинкина (48 кг) икенче урыннары белән сөендерә алдылар.

Шулай зур ярышларны безнең район еш кабул итә һәм уңышлы үткәрә хәзер. Яшь көрәшчеләребез өчен осталыкларын үстерүнең, башкалардан өйрәнүнең бик шәп мәктәбе бит бу. Димәк, алга таба нәтиҗәләре дә югарырак, җиңүләре дә күбрәк булыр дип өметләнә алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев