Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында бу якшәмбедә үзара салым кертү буенча референдум узачак

vz.ua Районыбызда бу якшәмбедә үзара салым кертү буенча референдум узачак. Авылларда тавыш бирү участоклары эшли башлады инде. Авыл җирлекләрендә исемлеккә кертелгәннәрнең яртысыннан күбрәге тавыш бирсә, референдум үткән дип санала. Ә бездә сайлаулар һәрвакыт халыкның зур активлыгы белән узып килде. Шуңа җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүдә халык бу юлы да...

vz.ua
Районыбызда бу якшәмбедә үзара салым кертү буенча референдум узачак. Авылларда тавыш бирү участоклары эшли башлады инде.
Авыл җирлекләрендә исемлеккә кертелгәннәрнең яртысыннан күбрәге тавыш бирсә, референдум үткән дип санала. Ә бездә сайлаулар һәрвакыт халыкның зур активлыгы белән узып килде. Шуңа җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүдә халык бу юлы да актив катнашыр дигән ышаныч бар.
Исегезгә төшерәбез: авылларда тавыш бирү бюллетененә ике мәсьәлә - урам утлары һәм су белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү өчен сез үзара салым (бер кешедән 35 һәм 15 сум) кертүгә ризамы- дигән сораулар куела. Ә Базарлы Матакта боларга өченчесе - парклар төзекләндерү мәсьәләсе кушыла (15, 15 һәм 15 әр сум).
Тавыш бирү якшәмбе көнне иртәнге сәгать 7 дә башлана һәм 20 сәгатькә кадәр дәвам итә. Тавыш бирү участокларына сайлаучылар паспортлары белән килергә тиешләр. Нигезле сәбәпләр аркасында 25 гыйнвар көнне референдумда катнаша алмаучылар участокка алдан килеп тә тавыш бирә алалар.
Референдумда халык хөкеменә җирле әһәмияткә ия мәсьәләләр куела. Шуңа да районның һәр кешесе үзенең яшәү, көнкүреш шартларына кагылышлы бу сорауларга уңай җавап бирер дип ышанырга кирәк. Бу көннәрдә авылларда үтә торган җыеннарда да халык референдум сорауларының мөһимлеген, аларны хәл итүнең зарурлыгын белдерә.
Шунысы да әһәмияткә ия: халыктан кергән үзара салым акчасына республика дүрт тапкыр арттырып өстәмә средстволар бирәчәк. Мондый саллы өстәмәләр булганда авылларыбызда без шактый мәсьәләләрне бергәләп уңай хәл итә алабыз. Бердәм алынганда теләсә нинди зур эш җиңел тоела ул.
Район үзәк сайлау комиссиясе әлкилеләрне 25 гыйнварда тавыш бирү участокларына чакыра!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев