Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында быел коррупция юнәлешендәге бер җинаять ачылган

Елның елында районда коррупциягә каршы тору һәм бу яман күренешне кисәтү буенча зур эш алып барыла. Әмма тынычланырга иртә әле.

2017 ел башыннан бирле район прокуратурасы коррупция юнәлешендәге 24 закон бозу очрагын ачыклады. Алар буенча 11 прокурор кисәтүе акты кабул ителде.

Быел шулай ук коррупция юнәлешендәге бер җинаять ачыкланды. Әлеге җинаять эше судка юлланды, дәүләткә китерелгән зыян түләтелде.

Коррупцияле җинаятьләр аеруча киң таралган өлкә - бюджет тармагы, төгәлрәк әйткәндә, төрле дәрәҗәдәге бюджетлар средстволарын файдалану.

Коррупцияне кисәтү максатында район прокуратурасы даими профилактика

чаралары үткәрә. Хезмәт коллективларында, халык арасында аңлату эшләре алып барыла. Кешеләрдә коррупциягә түзеп тора алмаслык мөнәсәбәт формалаштыру - хокукый дәүләтнең төп нигезләреннән берсе.

Руслан Гыйзәтов,

район прокуроры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев