Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында чаңгы сезоны ачылды

Узган якшәмбедә "Яшь имәннәр" балалар савыктыру лагере базасында күмәкләп чаңгы шуу оештырылды. Шулай итеп, районда чаңгы сезоны ачылды. Һәр фасылның үз матурлыгы, үз рәхәте. Ә менә кышкы кояшта күзләрне чагылдырып җемелдәүче ап-ак кар өстеннән чаңгыда шууга берни җитми сыман. Әйтәләр бит, җәй күңел өчен, кыш сәламәтлек өчен дип. Кышкы көндә...

Узган якшәмбедә "Яшь имәннәр" балалар савыктыру лагере базасында күмәкләп чаңгы шуу оештырылды. Шулай итеп, районда чаңгы сезоны ачылды.

Һәр фасылның үз матурлыгы, үз рәхәте. Ә менә кышкы кояшта күзләрне чагылдырып җемелдәүче ап-ак кар өстеннән чаңгыда шууга берни җитми сыман. Әйтәләр бит, җәй күңел өчен, кыш сәламәтлек өчен дип. Кышкы көндә саф һавада чаңгы шуып кайту саулык өчен дә, кәеф өчен дә искиткеч шәп нәрсә.

Көне битләрне бераз чеметеп ала торган суык, җиллерәк булса да, чаңгы шуарга дистәләгән әлкилеләр җыелган иде. Аларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде:

-Бүген биредә бернинди ярыш та үткәрмибез. Һәркем үзенә ошаган дистанцияне сайлап, иркенләп шусын. Мин дә сезнең белән бергә чаңгы юлына басам. Чаңгы сезоны ачылу белән сезне! Һәркайсызыгызга күтәренке кәеф, сәламәтлек телим,-диде ул.

Чаңгы шуарга килүчеләр арасында өлкәннәр дә, яшьләр дә бар иде. Менә балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры Рамис Вафин старт бирде, һәм чаңгычылар бер-бер артлы алга кузгалды. Озак та үтмәде, аеруча җитез егет-кызлар үзләре сайлаган маршрутны узып, финишка да кайтып җиттеләр. Биредә инде Базарлы Матак урта мәктәбе һәм гимназиясе кызлары әзерләгән кайнар чәй һәм камыр азыкларыннан авыз итәргә мөмкин иде. Дәртле музыка да яңгырап торды.

-Һәр атнаның ялларында бирегә килеп чаңгыда йөрергә мөмкинлекләр тудырачакбыз. Чаңгыларны прокатка алып та шуып булачак. Тора-бара төрле ярышлар да оештырырга дип торабыз,-ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев