Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында чыршылар сата башладылар, бәяләре 200 сумнан тотына

Бу атнада районда чыршылар сата башладылар. Бәяләре 200 сумнан 2500 сумга кадәр.

Күпләр Яңа елны яшел чыршыдан башка күз алдына да китерми. Ылыс исе аңкып торган урман гүзәле бит шатлык-күтәренкелек, бәйрәм рухы тудыра. Яшел чыршыны һәркем ярата. Бигрәк тә балалар булган йортларда Яңа ел ансыз узмый.

Район урман хуҗалыгы җитәкче-лесничие Илсур Зәйнуллин әйтүенчә, Яңа ел өчен чыршыларны Юхмачы урманчылыгында махсус үстергәннәр. Аларны бәйрәмгә кисеп алып кайтканчы 6-7 ел карап үстерергә кирәк икән. Сату өчен төрле зурлыктагы 500 чыршы әзерләп куйганнар. Былтыр шулкадәр сатылган булган. Җитмәсә, кисәргә тагын запаслары бар.

Хәзер ылыслы агачлар, сынмасын, ботакларына зыян килмәсен өчен, хәсиятләп төреп-бәйләп сатыла. Бәяләре дә кыйммәт түгел. Бер метрга кадәргесе - 200 сум, ике метрлысы - 300, өч метрлысы - 600 ..., ә иң биекләрен (7-11 метр) 2500 сумнан алырга була.

Кыскасы, теләгән һәркемгә чыршыны сатып алу мөмкинлеге бар. Урман-посадкалардан яшел гүзәлләрне рөхсәтсез кисеп алу катгый тыела. Моның өчен зур штрафлар каралган.

Алай да соңгы берничә елда районда чын чыршыларны сатып алучылар берникадәр кими төшкән. Хәзер кибетләрдә бит ясалма чыршыларның ниндиләре генә юк. Күпләр, берничә атна бәйрәм өчен урман чыршысын әрәм итәргә җәл, дип, Яңа ел символының ясалмасын бизәүне кулай күрә. Быел, Экология елында, бу аеруча актуаль. Аннан соң, ясалма чыршыны бер алсаң, аны күп еллар файдаланырга була.

Ничек кенә булмасын, бәйрәм кәефе, Яңа ел рухы һәркайсыбызны көннән-көн ныграк били. Бәйрәмне матур чыршылар бизәп, әйләнә-тирәбезне ямьләндереп, күтәренке күңел белән каршы алу мәслихәт. Районда оешмалар, мәдәният учреждениеләре, шәхси йортлар арасында иң купшы чыршыга, иң күркәм бизәнгән бинага, иң уңышлы кар-боз сыннарына бәйге игълан ителүен дә истән чыгармыйк. Тирә-ягыбызны матурлап, үзебезнең дә, башкаларның да кәефен күтәрик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев