Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында инвалидлар декадасы уңаеннан зур ярминкә булды. Фото

1 декабрьдә район үзәге Базарлы Матакта инвалидлар декадасы уңаеннан ярминкә үткәрелде.

Ярминкәдә халыкка бик күп төрле авыл хуҗалыгы товарлары тәкъдим ителде. Әллә ничә урында 270-280 сумнан сыер ите, 350 сумнан каз һәм йорт куяннары ите, 600 сумнан үрдәк түшкәләре сатылды. Елга балыгы, бәрәңге (15 сум), суган (16 сум), кәбестә (8 сум), кишер (16 сум), алма (чиләге 150 сум), сарымсак (130-180 сум) алучылар да байтак булды. Мәтрүшкә, балан ише урман сыйларын да бик теләп сатып алдылар.

Мал-туар, кош-корт асраучылар ярминкәгә махсус терлек азыгына дип килә. Аларга "Насыйбуллин" фермер хуҗалыгы 6 сумнан солы, "Хузангай" җәмгыяте 5 сумнан көрпә, "Кызыл Шәрык-Агро" 8 сумнан бодай тәкъдим итте. Печән һәм саламны да бик тиз алып бетерделәр. Балның төрлесе, шулай ук кәрәзлесе бик күп урында сатылды. Бәясе дә кыйммәт түгел - 3 литрлы банкасы 1000 сумнан башлап.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Гаҗәеп матур бизәкле, йомшак Кукмара киез итекләре дә күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Әлегә кары булмаса, һава шактый җылы торса да, декабрьгә аяк бастык бит. Бураннары да, суыклары да озак көттермәс инде, диешеп, киез итекләрне киеп караучылар, сатып алучылар байтак булды. Бәяләре кулай - олыларныкы 1200 сумнан, балаларныкы 700 сумнан башлап.

Фермерлар, эшмәкәрләр белән беррәттән, бу юлы да мәктәпләр ярминкәгә тазә һәм тозлаган яшелчәләр, гөмбә, сөт, тавык һәм үрдәк ите, кайнатмалар алып килгәннәр иде. Гомумән, товарларның һәркайсына сорау булды.

Ярминкәгә килүчеләрне район мәдәният йорты хезмәткәрләре музыкаль номерлар белән сәламләде, кафелар кайнар шашлык, ит-пәрәмәчләре, сумсалар белән сыйлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев