Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында инвалидлар спартакиадада көч сынаштылар. ФОТО

6 декабрьдә "Алинә" универсаль спорт залында мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз өчен зур спорт бәйрәме оештырылды.

Сөенечкә, районыбызда яшәүче инвалидлар арасында җәмгыять тормышында актив катнашучылар, спорт белән яратып шөгыльләнүчеләр шактый. "Алинә"дә үткәрелгән бәйгеләрдә дә алар бик теләп катнаштылар. Пауэрлифтинг, дартс, шахмат, өстәл теннисы һәм ату ярышларында көч сынашып, осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Һәр төр буенча җиңү яулаган ир-атлар һәм хатын-кызлар дипломнарга, кыйммәтле бүләкләргә ия булды.

Аннан соң ярышларда катнашкан һәркем "Йолдызлык" кафесына чәй мәҗлесенә чакырылды. Бу чара "Әлки" фонды средстволарына оештырылды. Биредә район мәдәният йорты үзешчән сәнгать осталары концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Бәйрәмдә катнашучыларга "Хузангай" ҖЧҖ әзерләгән күчтәнәчләр тапшырылды.

Инвалидлар спартакиадасын үткәрүдә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе дә зур өлеш кертте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев