Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында иртәнге сәгатьтән халык күпләп сайлау участокларына килә

Иртәнге сәгать 8 дә районда 49 сайлау участогы ишекләрен ачты.

Сайлаучылар исемлекләренә 15177 кеше кертелгән. Барлык авыллардан халыкның иртәдән тавыш бирергә агылуы хакында хәбәр итәләр. Көннең буранлы булуы да кешеләрнең активлыгын киметми.

Нәби Дәүли исемендәге гимназия бинасында урнашкан 719 нчы Базарлы Матак сайлау участогында тавыш бирү башлануның беренче минутларыннан зур җанлылык хөкем сөрә.

Урамнан ук дәртле музыка яңгырап тора. Гимназия фойесында өстәл әзерләнгән. Тавыш бирергә килүчеләрне кайнар коймак белән чәй эчәргә чакыралар. Гимназия укучылары концерт номерлары да күрсәтәләр

-Халык сайлауга бик актив килә,-ди участок сайлау комиссиясе рәисе Алия Шәфиева. -Бездә сайлаучылар исемлегенә 911 кеше кертелгән. 9 сәгать 30 минутка 228 кеше тавыш бирде инде. Кешеләр сайлауга бөтен гаиләләре, балалары белән киләләр.

Әнә ике яшь егет - Марат Галиев һәм Марат Фәттахов тавыш бирделәр.

-Сайлауга бик теләп килдек. Ил башлыгы сайлана, димәк, дәүләтебезнең киләчәге хәл ителә бит. Ничек инде бу мөһим вакыйгадан читтә каласың?!- ди егетләр.

Май заводында эшләп лаеклы ялга чыккан Раиса Зинкина, озак еллар авыл хуҗалыгында хезмәт куйган Рамазан Сәлахов та илнең иминлеге, балаларның матур киләчәге өчен тавыш бирүләрен әйтәләр.

Участокта Россия Президенты постына кандидатлар (Грудинин, Путин) исеменнән килгән вәкилләр сайлау барышына күзәтчелек итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев