Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская халыкны кабул итте

12 октябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская эш сәфәре белән районыбызга килде. Аны район башлыгы Александр Никошин озатып йөрде. Сәрия Сабурская иң элек Түбән Әлки авылында тәрбиягә бала алган гаиләләрдә булды. Сәидә Фәсахова гаиләсендә ике бала, Ә Гөлсирә Әдиатуллинада биш бала тәрбияләнә. Сәрия Харисовна балаларның яшәү...

12 октябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская эш сәфәре белән районыбызга килде. Аны район башлыгы Александр Никошин озатып йөрде.

Сәрия Сабурская иң элек Түбән Әлки авылында тәрбиягә бала алган гаиләләрдә булды. Сәидә Фәсахова гаиләсендә ике бала, Ә Гөлсирә Әдиатуллинада биш бала тәрбияләнә. Сәрия Харисовна балаларның яшәү шартлары белән танышкач, бик канәгать калуын белдерде. Һәр баланың үз бүлмәсе булуы аңа бигрәк тә ошады. Ул ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны үзләренә алып, аларга наз, күңел җылысы биргән гаиләләргә сабыйларны ихластан кайгыртулары, бу эшкә зур җаваплылык белән караулары өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерде.

Аннан омбудсменга Түбән Әлки авыл җирлегендә уңышлы хезмәт итүче бертуган эшмәкәрләр Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновларның производство базасын күрсәттеләр. Биредә соңгы елларда төрле корылмалар, җитештерү һәм эшкәртү объектлары барлыкка килде. Һәр җирдә чисталык хөкем сөрә, эшчеләр махсус киемнәр белән тәэмин ителгән. Кыскасы, биредә тиешле хезмәт шартлары тудырылган. Сәрия Сабурская авыл җирендә эшмәкәрлекнең шулай үсештә булуын югары бәяләде. Чөнки авылларда бит эшсезлек проблемасы елдан-ел җитди төс ала бара.

Шуннан соң Сәрия Сабурская район хакимияте бинасында шәхси сораулары белән әлкилеләрне кабул итте. Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең халыкны кабул итүе хакында алдан "Әлки хәбәрләре"газетасында һәм сайтында хәбәр ителгән иде. Һәм омбудсменга теләгән һәркем үз йомышы белән мөрәҗәгать итә алды.

Әлкилеләр төрле гозерләр белән килгәннәр иде. Кемдер торак мәсәьәләсен, икенче берәүләр җир пае проблемасын хәл итүне сорый. Берничә хатын-кыз элекке ирләреннән алиментлар түләтүдә ярдәм итүне гозерләделәр. Тернәкләндерү үзәгендә дәвалану, мәктәпкә автобус юллау мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. Сәрия Сабурская һәркемне игътибар белән тыңлады, проблеманы хәл итү юлларын күрсәтте, киңәшләрен бирде. Кайбер мәсьәләләр буенча тиешле органнарга мөрәҗәгать итәсен әйтте.

Районга сәфәре барышында омбудсмен шулай ук район эчке эшләр бүлекчәсендә тоткыннар өчен камералардагы шартлар белән танышты. Аннан ул Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды. Биредә 70 кеше тәрбияләнә. Алар өчен әйбәт шартлар тудырылган. Әби-бабайлар һәм инвалидлар үзләре дә биредәге яшәү, тәрбия шартларыннан канәгать булуларын әйттеләр. Сәрия Сабурская авыр язмышлы өлкәннәребезне һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне ихластан кайгыртып, хөрмәтләп карап торган коллективка рәхмәт җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев