Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында киокусинкай буенча Татарстан беренчелеге ярышлары узды. ФОТО

26 ноябрьдә "Алинә" универсаль спорт залында киокусинкай буенча Татарстан беренчелеге ярышлары узды.

Анда әлеге төр спорт белән башлап шөгыльләнүче малайлар-кызлар көч сынашты.

Районыбызда киокусинкай спорты зур үсештә. Соңгы берничә елда бу эшне югары дәрәҗәдә алып баручы һәм оста оештыручы тренер-остаз, район благочинные Андрей Зиньковның монда куйган хезмәте бәяләп бетергесез. Таш йөри-йөри шомара, дигәндәй, аның тәрбиясендәге яшь спортчылар республика, Россия күләмендә үткәрелә торган бәйгеләрдә катнашып уңышлы чыгыш ясыйлар, зур җиңүләр яулыйлар.

Районда киокусинкай белән шөгыльләнүче балалар артканнан-арта. Әнә шуларны истә тотып, әлеге төр спорт буенча республика федерациясе зур бәйгеләрне безнең җирлектә үткәрергә дигән карарга килгән.

Фоторепортаж

Якшәмбе көнне узган ярышларга республика шәһәр һәм районнарыннан -17 һәм Ульяновск, Мари иле өлкәләреннән ике команда килгән иде. Ярыш келәменә 8-11 яшьләрдәге 210 спортчы чыкты.

Бәйгене ачу тантанасы да гаять дулкынландыргыч булды. Киокусинкай спорты гимны астында ап-ак киемдәге балалар келәмгә чыгып тезелделәр. Оештыручылар да, бәйгегә килгән җанатарлар да аларны көчле алкышлар белән сәламләделәр. Ә тамаша залы шыплап тулган иде. Аңлашыла ки, бәйгене карарга килүчеләрнең күпчелеге - каратэчы малай-кызларның әти-әниләре, туганнары.

Йөзләгән спортчылар һәм җанатарларны район башлыгы Александр Никошин кайнар сәламләде. Ул тиздән келәмгә чыгасы балаларга мөрәҗәгать итеп:

-Сез спортның җитди төрен сайлагансыз,-диде. -Бүген, Әниләр көне уңаеннан, мин иң элек шундый максатчан, тырыш балалар үстергән әниләрегезгә иң җылы рәхмәт хисләремне һәм кайнар тәбрикләүләремне җиткерәм. Сез киләчәктә спортта гына түгел, укуда һәм хезмәттә дә горурлыгыбыз булсагыз иде.

Республиканың Киокусинкай федерациясе башкарма директоры Виктор Копырев та малайлар-кызларны уңышка рухландырырлык сүзләр әйтте. Ул шулай ук районда республика турнирының югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте, рәхмәтләрен белдерде. Ярышларны әзерләүгә күп көч куйган, кунакларны җылы каршы алган "Алинә" спорткомплексы җитәкчесе Айтуган Вафинга исә федерациянең Рәхмәт хатын тапшырды. Бәйгенең баш хөкемдары Виктор Какурин ярышларда катнашасы яшь спортчыларга киңәшләрен бирде.

"Алинә"дә республикакүләм киокусинкай бәйгесе көне буе дәвам итте. Әлки малайлары һәм кызлары да бик матур чыгышлар күрсәттеләр. Нәтиҗәдә районыбызның алты спортчысы - алтын, бишесе - көмеш һәм дүртесе бронза медальләр яуладылар. Командалар арасында беренче урында - Әлки һәм Казан, икенче - Әлмәт, өченче - Мари иле спортчылары. Җиңүчеләргә дипломнар, медальләр һәм кубоклар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев