Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында май бәйрәмнәре алдыннан чистарыну дәвам итә. ФОТО

Апрель быел октябрьдән уздырып көйсезләнә:

җылы көне белән ымсындырып ала да бозлы салкын яңгыры белән әле кышның бөтенләй ук китеп бетмәгәнен искә төшерә. Шулай итеп, гадәттә айның икенче яртысында эшләнәсе эшләр кичегеп килә. Башка елларда инде әйләнә-тирәне җыештырып, йорт тирәләрен, авыл урам-тыкрыкларын тәртипкә китереп өлгерә идек.
Шулай итеп 1 Майны җиткереп киләбез, табигатьтән "мәрхәмәт" көтәргә вакыт калмый, бәйрәмнәр алдыннан җиң сызганып тирә-ягыбызны җыештырып алырга кирәк. Ә эш бик күп: кыш буе җыелган чүп-чардан котыласы, ауган-ишелгән коймаларны төзәтәсе, тирес, чүп өемнәрен билгеләнгән урыннарга илтеп бушатасы... Дөрес, авыл җирлекләрендә апрель башында булган коры көннәрдән файдаланып өлгерделәр, берәр тапкыр йөреп чыгып, юл буйларындагы, урам-тыкрыклардагы чүпне җыеп алдылар. Әмма бу гына җитми, билгеле.
Район үзәгендәге урамнарны җыештыру төрле оешма-учреждениеләргә йөкләнгән. Коллективлар бу эшне башладылар инде. Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитетында әйтүләренчә, барлык оешмалар да үз урамнарында булып, чүп-чарны җыеп алганнар, шулай итеп һәр урам-тыкрыкка кул тигән.
Ләкин әле моның белән генә чикләнеп булмый, билгеле. Шушы урамнарда яшәүчеләр дә тирә-якны матурайту турында уйлансыннар иде. Әйтик, өй каршына миләш, балан, чия, шомырт, сирень ише артык биек үсмәүче агач-куак-лар, түтәлләр ясап, шунда талымсыз чәчәкләр утыртырга була бит. Җәй буе урамнарыбызны ямьләп, хуҗаларын мактап үссеннәр, чәчәк атсыннар.
Алда - 1 Май, Җиңү бәйрәмнәре. Районга кайткан кунакларда "Әлкидә матурлык сөюче уңган халык яши икән", дигән фикер туарлык булсын иде.
9 Май бәйрәменә аеруча тырышып әзерләнергә кирәк. Бердән, һәр авылдагы һәйкәл-обелисклар тирәсен җыештырып, чәчәкләр утыртасы булса, икенчедән, сугыш һәм хезмәт ветераннарына йорт тирәләрен җыештыруда ярдәм итү турында онытмыйк. Хәер, искә төшереп тормасак та, авылларда мәктәп укучылары, ялгызларны караучы социаль хезмәткәрләр өлкәннәргә язгы эшләрдә булышып торала.
Оешма- предприятиеләр җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Александр Никошин да санитар икеайлык барышында үтәлергә тиешле бурычларны ассызыклады.
-Апрельнең соңгы атнасы барыбыз өчен дә киеренке булачак. Торак пунктлар тулысынча тәртипкә китерелергә тиеш. Бәйрәмнәрне чис-тарынып, авыл-урамнарны матурайтып каршылыйк,-диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев